МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Республикакүләм семинар. 10.10.2015

8 нче октябрь көнне мәктәбебездә Республикакүләм семинар булып узды. Тәрбия эшләре буенча методистлар Балтач районы мәктәпләренең тәрбия өлкәсендә эш алымнары белән танышырга килделәр.Килгән кунаклар мәктәбебез һәм класстан тыш эшчәнлек белән таныштылар,үзләренең матур теләкләрен белдерделәр
-
Уңыш җыябыз 09.10.2015

Мәктәбебез бакчасында үскән уңышны җыю дәвам итә. Бүген бакчада үскән кәбестәгә чират җитте. Кәбестәләр бик яхшы үскән, витаминлы салатлар белән укучыларыбыз мәктәп ашхәнәсендә тукланырлар.
-
Ак чәчәкләр 09.10.2015

8 нче октябрь көнне мәдәният йортында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча эшләнгән премьера тәкъдим ителде. Бу премьера безнең күңелләрдә җылы хисләр генә калдырды.
-
Ветеран укытучыларны котлау. 08.10.2015

5 нче октябрь көнне укучылар оешмасы Ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котлап кайттылар. Әфәрин!
-
Җиңү белән котлыйбыз. 08.10.2015

3 нче октябрь көнне бертөркем егетләр һәм кызларыбыз район күләм волейбол ярышында катнашып кайттылар. Егетләребезне 3 нче урын алу белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Бездә кунаклар 07.10.2015

5 нче октябрь көнне мәктәбебезгә Укытучылар көне белән котларга “Ромашка” ясле бакча коллективы килде. Нәни дусларыбыз үзләренең шигырьләрен- җырларын бүләк иттеләр.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 06.10.2015

Мәктәбебездә укытучыңны котла акциясе үтте. Һәр укучы Укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән ихластан тәбрикли алды.
Күзләреңдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Яраткан мөгаллимем.
Күңел тәрәзәләрен кактың
Саф чишмәләр булып актың,
Яраткан мөгаллимем. -
Бүген бездә бәйрәм 06.10.2015

5 нче октябрь көнне укучыларыбыз чәчәк бәйләмнәре тотып Укытучыларыбызны матур бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Корбан ашы 05.10.2015

2 нче октябрь көнне авылыбыз мәчетендә Корбан ашы булып узды.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара Укытучылар көне уңаеннан котлавы 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!
Укытучылар көне уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне һәм лаеклы рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сезнең актив гражданлык позициясе, профессиональлек, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез.
Балалар белән эшләү зур игътибарлылык һәм сабырлык таләп итә. Ә бу җиңелләрдән түгел. Алдыбызга зур җаваплылык – яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирү бурычы тора. Безнең кулда – ил язмышы, республикабызның киләчәге.
Татарстан мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Безнең укытучыларыбыз – Россия мәгариф өлкәсендә һәрвакыт әйдәп баручылар. Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. 2014 елда безнең Нурлат мәктәбеннән биология укытучысы Алла Николаевна Головенькинаның “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңү яулавы да – моның ачык мисалы.
Болар белән беррәттән, мәктәпләр, аеруча да авыл җирендә, яшь укытучыларны көтә. Бүген югары уку йортларын тәмамлаучы иң яхшы белгечләрне җәлеп итү буенча Хөкүмәтебез дәрәҗәсендә социаль ярдәм күрсәтү чаралары күрелә. Укытучы хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлап, 1 сентябрьдә хезмәт юлын башлаган яшь мөгаллимнәргә аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында республикабыз мәгарифенә фидакарьләрчә һәм чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә.
Белем бирү - дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәр. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлибез, ә менә белем бирү – меңнәрчә бала күңелен шифалы сугаруга тиң. Һәм бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Агымдагы елда да аларның аз булмаячагына ышанам. Татарстан укытучылары башкача эшли дә алмый. Министрлык исә, Сезнең Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсешенә юнәлдерелгән иң кыю инновацион проектларыгызны һәрчак хуплаячак.
Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов










