МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Кызларыбыз булдыра! 27.11.2015

Технология дәресләрендә кызларыбыз тәмле-тәмле салатлар ясыйлар, пироглар, тортлар пешерәләр. Бу эштә аларга технология укытучысы Хөсәенова Фирания Ханифовна ярдәм итә.Менә бүгендә 6 класс кызлары яңа рецепт буенча “Бабушкин торт” пешереп сыйныфташларын сыйладылар.
-
Кунакта “Салават күпере” журналы. 26.11.2015

25 нче ноябрь көнне мәктәбебездә “Салават күпере” журналының редакторлары белән очрашуы узды. Казаннан килгән кунакларыбыз укучыларга журнал турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, төрле уеннар уйнаттылар, “Салават күпере төсләре” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу очрашу укучыларыбызның күңелләрен күтәреп, җылы хисләр калдырды.
-
Лидерлар слеты 25.11.2015

24 нче ноябрь көнне Балтачта гимназиясендә лидерлар өчен слет булып узды. Әлеге слеттка Казаннан кунаклар да килгән иде. Безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы Корбанова Чулпан һәм 9 нчы класстан Латыпова Алсу катнашып, тәҗрибә туплап кайттылар.
-
Котлыйбыз 25.11.2015

5 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәримне һәм 6 нчы сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнисне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында рус теле фәне буенча җиңүче булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Кәрим белән Фәнискә һәм аларны әзерләгән укытучылар Валиева Гөлнара Талгатовнага, Габидуллина Наиля Наилевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Тәрбия сәгате 24.11.2015

24 нче ноябрь көнне Яббарова Әльфира Мансуровна 2 нче классларда “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрескә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Тәрбия сәгате бик матур, эшлекле булды.Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Иртәнге линейка 23.11.2015

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Бу атнада “Иң яхшы укучы класс” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе 9 сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс” дип 5 сыйныф билгеләнде.
-
Ачык тәрбия сәгате 20.11.2015

19 нчы ноябрь көнне Корбангалиева Миләүшә Назировна 1 нче классларда “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар өчен тәрбия сәгате бик файдалы үтте.Алга табада укытучыга эшендә зур уңышлар телибез.
-
Очрашу 19.11.2015

18 нче ноябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында олы хөрмәткә лаек,милләтебез күгендә якты йолдыз булып балкучы, үзен кызганмый, татар халкына хезмәт итүче күркәм шәхес Фәүзия Бәйрамованың “Ана” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
-
Котлыйбыз! 18.11.2015

10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәлне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында геология фәне буенча җиңүче булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Рүзәлгә һәм укытучысы Мифтахов Мәгфүр Раифовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Иртәнге линейка. 17.11.2015

Һәр атна саен дүшәмбе көнне мәктәптә линейка уздырыла. Дежур класс атналык эшкә нәтиҗә ясый, төрле эшләр буенча җиңүче классларга вымпел тапшырыла. Бу атнада “Иң чиста класс “- 5 нче класс,”Иң тәртипле”-10 нчы класс, “Шәфкатьле”-6 класс, “Иң яхшы укучы “-11 класслар дип билгеләнде. Киләсе атнага эшләр билгеләнде.










