МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Россия мәктәпләрендә толерантлык дәресләре уздырылачак 04.11.2015

16 ноябрь – Халыкара толерантлык көнендә Россиянең барлык мәктәпләрендә толерантлык дәресе уздырылачак. Бу хакта милләтләр эшләре буенча федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләр Толерантлык үзәге тарафыннан әзерләнгән 3 программа нигезендә үткәрелә: 1-4нче, 5-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен. Аерым алганда, укучылар “тынычлык” сүзен 86 телдә, шулай ук үз исемнәрен фарсыча язарга, татар, яһүд, дагстан, удмурт, башкорт һ.б. халыкларның мәкальләрен рус телендә өйрәнәчәк. Аларга дөнья халыкларының бай мәдәни мирасы, төрле халыкларның, мәдәниятләрнең төп кыйммәтләр һәм дөньяга караш системалары белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Чараны милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Мәскәү яһүд музее карамагындагы толерантлык үзәге оештыра...
-
Сынау имтиханнары 03.11.2015

9,11 нче класслар белемнәрен бәяләү өчен математика, рус теле фәннәреннән сынап карау имтиханнары тапшыралар.
-
Концерт 01.11.2015

30 нчы октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында 9 нчы класс укучылары “Игенчеге дан” дип исемләнгән концерт куйдылар. Укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары тамашачыларны таң калдырды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Башлангыч сыйныфларда Көзге бал 31.10.2015

30 нчы октябрь көнне 1-6 класслар өчен “Көзге бал” кичәсе үткәрелде.Укучыларыбыз үзләрен һәр яклап күрсәтә алдылар. Монда моңлы җырлаучылар, нәфис сүз осталары, оста биючеләр, рәссәмчылар да бар иде. Менә шулай укучыларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 31.10.2015

Беренче чирек тәмамланды Һәр класста әти-әниләр өчен җыелышлар үткәрелде. Укытучылар бала тәрбияләүгә кагышлы лекцияләр укыдылар, каникул чорында балаларны куркыныч хәлләрдән саклау һәм аңлату өчен,балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау өчен инструктажларга куллар куйдырдылар.Әти-әниләр мәктәп тормышы, балаларның укулары белән һәрвакыт кызыксынып торалар.
-
Котлыйбыз! 30.10.2015

Мәктәбебездә, олы хөрмәткә лаек булган, ветеран укытучыбыз Нуретдинова Маһинур апаның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Маһинур апа бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аны олы юбилее белән котларга хезмәттәшләре, укучылары килгән иде. Шулай ук мәктәп коллективы да зур рәхмәтен белдерде. Юбилярны башлангыч сыйныф укучылары концерт номерлары белән сөендерде, үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Хөрмәтле Маһинур апага сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер теләп калабыз.
-
Каратэ 30.10.2015

Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары Базагутинов Альберт Шейхатинович оештырган "Каратэ" түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Атнага өч көн булган түгәрәктә укучылар физик яктан үстерә торган күнегүләр ясыйлар, төрле уеннар уйныйлар, ярышлар үткәрәләр.
-
Специалисты ФИПИ расскажут на телеканале ОТР об особенностях КИМ ЕГЭ-2016 30.10.2015

Рособрнадзор и Общественное телевидение России представляют рубрику «Я готовлюсь к ЕГЭ-2016» - цикл еженедельных получасовых передач с участием специалистов Федерального института педагогических измерений - руководителей Федеральных комиссий по разработке контрольных измерительных материалов ЕГЭ.
Передачи будут посвящены особенностям экзамена по каждому предмету в период кампании ЕГЭ-2016. Беседа, безусловно, будет интересна участникам ЕГЭ в 2016 году. Разговор пойдет о том, как изменятся задания по предметам, каковы особенности оценивания работы, на что стоит обратить внимание преподавателям и ученикам в период подготовки к экзаменам, как избежать типичных ошибок.
Первая передача состоялась 19 октября в 17:00 в рамках прямого эфира программы «ОТРажение» и была посвящена ЕГЭ по математике (базовый и профильный уровень). Запись передачи можно посмотреть... -
Юл кагыйдәләрен белү кирәк 29.10.2015

28 нче октябрь көнне мәктәбебездә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу булды. Беренче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара күрсәттеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре Мингазов Илшат Рәис улы һәм Лилия апалары укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре белән кызыксындылар, сораулар ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр. Кичәнең иң күңелле мизгеле – Илшат абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алу булгандыр, мөгаен.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 29.10.2015

28 октябрь көнне мәктәбебездә "Укучыларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгы Россиякүләм дәресе" кысаларында югары сыйныф укучыларылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына дәресләр үткәрелде.










