МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Имтиханнарга әзерлек. 19.12.2015

Мәктәптә ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек инде уку башында ук башланды. Һәр ай саен укучыларыбыз сынап карау имтиханнарын эшлиләр. Менә бүген дә 9 нчы сыйныфлар химия фәненнән үз белемнәрен тикшереп карыйлар. Укучыларыбызга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
-
Мәрхәмәтлек дәресе. 18.12.2015

17 нче декабрь көнне һәр класста Мәрхәмәтлек көненә багышланган Бөтенрәссәй интернет- дәрес үткәрелде.Бу дәрес тирә-юньдәге ярдәмгә мохтаҗ инвалидларга игътибарны арттыру максатыннан оештырылган.Һәр сыйныф җитәкчесе бу дәресне “Слово на ладони” видеофильмын күрсәтүдән башлады. Инвалидларга карата ихтирамлы, кайгыртучан булу һәркемнең төп бурычы һәм бу иң изге гамәлләрдән санала. “Изгелек -ул җирдә ятмас”.
-
Яктылык-дәресе 18.12.2015

15 нче декабрь көнне мәктәбебездә “Яктылык” дәресе үткәрелде.Укучыларыбыз бу тәрбия чарасында яктылыкны дөрес файдалану,саклау турында файдалы мәгълүматлар тупладылар.
-
Котлыйбыз 17.12.2015

16 нчы декабрь көнне Арча районы Яна Кенәр балалар ижат узәгендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Ярышлар 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында уздырылды. Команда составында 3 малай һәм 2 кыз катнашты.Кызлар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Фәйрүзә-1 нче, Базагутинова Диния-2 нче, малайлар арасында 8 нче сыйныф укучысы -Нурмухаметов Солтан 3 нче призлы урынны яуладылар.Командада иң яшь шахматистыбыз 1 нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс белән шахмат остасы 8 нче сыйныф укучысы Исрафилов Хәлил дә катнашып ,бик матур уен күрсәттеләр.Командалар арасында Бөрбаш мәктәбе укучылары 1 нче урынга чыкты. Бу ярышта безнең укучыларга тиннәр булмады.Укучыларыбызны бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
“Голос “милли проекты 17.12.2015

15 нче декабрь көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары җырчылар АкбироваНәфисә, Галимов Әльфис, Гыйльмуллин Рифат, нәфис сүз осталары Газизуллин Кәрим,
Абдрахманов Әмир “Голос” проектының сайлап алу турында матур чыгыш ясап беренче турга үттеләр. -
Онлайн режимда ата-аналар җыелышы 17.12.2015

Бүген республикада «Талантлы бала» дигән баш астында онлайн режимда ата-аналар җыелышы була. Башлана 16:00 дә.
Катнашу өчен сылтама:
Тема: Республиканское родительское собрание Дата и время: 17 Декабрь 2015 г. 16:00, Российское время (Москва, GMT+03:00) Номер event-совещания: 700 276 019 Пароль event-совещания: 123456 Ключ организатора: 120701 (используйте для восстановления прав организатора.)Адрес event-совещания для посетителей: https://gils.webex.com/gils/onstage/g.php?MTID=ea9170691423bddead37a04fc2a78dd08
-
Яшь шахматистлар! 17.12.2015

13 нче декабрь көнне Шәмәрдән бистәсендә 1 класслар арасында иптәшләрчә шахмат ярышы булып узды. Безнең мәктәптән 1 нче сыйныф укучылары Абдрахманов Әмирне һәм Корбанов Ильясны ,җитәкчеләре Гарифуллина Ландыш Василевнаны бу ярышта катнашып икенче урын алулары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда 1нче урынны алырлар дип ышанып калабыз. Афәрин!
-
Инглиз теле атналыгына йомгак. 16.12.2015

7-14 нче февраль көннәрендә мәктәбебездә үткән инглиз теле атналыгына йомгак ясалды.Урыннар түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде. Открыткалар ясау буенча 1урын- 7 классларга, 2 урын -8 класслар, 3 урын- 6 классларга билгеләнде.Кроссвордлар чишү буенча 1 урын-11 класс,2 урын-7 классларга бирелде.Буклетлар ясау буенча1 урын-11 классларга, 2 урын 9 классларга, 3 урын-10 класслар арасында билгеләнде. Инглиз теле атналыгында иң актив укучылар да ачыкланды: Мухаметзянова Диләрә, Корбанова Чулпан, Шарипова Фәйрүзә,Галиева Дилюзә, Гыйльмуллин Фәнис, Мухарлямова Динә, Хусаенова Зәринә, Галиуллин Илсаф. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә 9-11 класслар
арасында 1 урын-11кл, 2 урын-9 кл, 3 урын-10 кл, урта класслар арасында-1 урын-8 класслар, 2 урын-7 кл, 3 урын 6 кл, башлангыч сыйныфлар арасында 1 ур-3 кл, 2 ур- 4 классларга бирелде. Укучылар бу атналыкта катнашып Бөек Британия турында презентацияләр ясап файдалы мүгълүматлар туплап, белемнәрен ныгыта алдылар. Бу чарада актив катнашкан укучыларга һәм инглиз теле укытучылары Мөхетдинова Гөлнара Сафуановнага һәм Габидуллина Наиля Наилевнага рәхмәтебезне белдерәбез. -
Котлыйбыз 15.12.2015

7 нче сыйныф укучысы Мифтахов Наилне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында география фәне буенча призёр булулы белән чын күңелдән котлыйбыз! Наилне әзерләгән укытучы Мифтахов Магфур Раифовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Җиңүе белән котлыйбыз! 15.12.2015

Салавыч авылында үткәрелгән РСФСРның спорт мастеры Рафис Насибуллин призына үткән ярышларда 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәль , 8 нче сыйныф укучылары Шәйхетдинов Фәннүр, Гайфетдинов Фәнзилләр катнашып кайттылар. Фәхретдинов Рүзәлне 3 урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да егетләребезгә зур уңышлар телибез.










