МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Йомгаклау иншасы
Опубликовано: 03.12.2015
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, шул исәптән мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары да 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак.
К списку новостей










