МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Туган тел айлыгы 17.04.2017

13 нче апрель көнне шигырь чыгару бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу уку елында бәйге 4,5,6 нчы сыйныф укучылары арасында барды. Иң актив укучылар 6 нчы класстан булды. Аларның шигырьләре “ Көмеш кыңгырау” газетасында басылып та чыкты. Беренче урынны иң актив класс буларак 6 нчы классларга, 2 нче урын 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Зәринәгә, 3 нче урын Корбангалиева Энҗегә бирелде.
-
Мәктәбебездә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары кунакта 16.04.2017

Мәктәбебездә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары кунакта
-
“Космик викторина” 16.04.2017

Космонавтика көне уңаеннан физика укытучысы Мифтахов Ф.Р. 7-8 класс укучылары арасында “Космик викторина” уздырды. Укучыларның белемнәрен тикшерү, кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган чарада аз гына өстенлек белән 7-класс командасы җиңү яулады. Өйрәнәсе, кабатлыйсы, искә төшерәсе мәгълүматләр дә барлыгы ачыкланды. Алдагы ярышларда уңышлар телибез укучыларыбызга.
-
“Без бергә “конкурсына йомгак 15.04.2017

“ Без бергә” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәп укучылары әлеге чарада бик теләп катнаштылар һәм нәтиҗәләре дә сөендерерлек булды.”Хәзинә” мода театры 2 урында җитәкчесе Хөсәенова Фирания Хәниф кызы.”Кашыклар” ансамбле 2 урында калып җитәкчесе Зарипов Алмаз Мәүлет улы грамота белән бүләкләнделәр. Бу конкурста катнашкан укучыларга һәм әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.Афәрин!
-
Мәктәбебездә "Космонавтика көне" 15.04.2017

12 нче апрель көнне 11-класс укучылары мәктәп укучылары өчен космонавтика көне уңаеннан класс сәгатьләре үткәрде. Физика укытучысы Мифтахов Ф. Р һәм класс җитәкчеләре Мифтахова Н.С. җитәкчелегндә алар чыгышлар, презентацияләр һәм видиофильмнар күрсәтте. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылган әлеге чара кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.
-
Мәктәбебез кунаклар каршы ала 15.04.2017

-
Көрәш 14.04.2017

8 нче апрель көнне Янгул урта мәктәбендә Гәбделфәрт Рафиков призына көрәш буенча ярыш уздырылды. 7 нче сыйныф укучысы Авхадиев Ранил 2 урында калып грамота, медаль белән бүләкләнде. Ранилне котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз!
-
Әти-әниләр җыелышы 14.04.2017

7 нче апрель көнне 9,11 нче сыйныфларда имтиханга әзерлек торышы, укучыларның сынау имтиханнары нәтиҗәсе белән таныштыру максатыннан әти-әниләр җыелышы оештырылды. Әти-әниләргә киңәшләр бирелде аларның фикерләре тыңланды. Имтиханнарны уңышлы бирү бурычы куелды.
-
Котлыйбыз! 13.04.2017

7 апрель көнне Балтач спорткомплексында кызлар арасында уздырылган ФОРПОСТ ярышында 8 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Динә отжимание төрендә 1 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Динәне бу җиңүе белән котлыйбыз!
-
“Бөре җыю” акциясе 13.04.2017

Мәктәбебездә” Бөре җыю” акциясендә һәр сыйныф актив катнашты. Барлыгы 6кг 630г бөре җыелды. Иң күп бөре җыючылар билгеләнде.










