МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Язгы изгелек атналыгы" 23.04.2017

3 сыйныф укучылары "Язгы изгелек атналыгы" кысаларында авыл китапханәсендә булып, андагы китапларны төзекләндерү, төпләү эше белән мәшгуль булдылар. Алар 30 лап китапка "ашыгыч ярдәм" күрсәттеләр. Китапханәче Әнисә апалары аларга үзенең олы рәхмәтен белдерде.
-
Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә: 22.04.2017

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.
- балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. 17 апрель 2017елда киләсе комиссия утырышы була. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китеру сорала.
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы. -
Әмирне котлыйбыз! 21.04.2017

16 нчы апрель көнне Казан шәһәрендә каратэ буенча ярышлар уздырылды. 2 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир әлеге ярышта 2 урын алып диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Әмирне бу зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 20.04.2017

Районда уздырылган“Созвездие-Йолдызлык-2017” конкурсына йомгак ясалды. 3 нче сыйныф укучысы Акбирова Нәфисә җыр номинациясендә катнашып җиңү яулаганы өчен диплом белән бүләкләнде. Нәфисәне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Биючеләрне котлыйбыз! 20.04.2017

Районда уздырылган“Созвездие-Йолдызлык-2017” конкурсына йомгак ясалды. Мәктәбебезнең “Хыял” бию төркеме коллективы әлеге конкурста матур биюләре белән катнашып диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре 10 нчы сыйныф укучысы Сибагатуллина Сылуга һәм бию төркеменә рәхмәт белдерәбез. Афәрин!
-
Экстремизм, терроризмга юл куймыйк. 19.04.2017

17 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары экстремизм, терроризмга юл куймыйк акциясендә катнашып, Республикакүләм үткәрелгән анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Рәсем конкурсы 19.04.2017

17 нче апрель көнне рәсем күргәзмәсенә нәтиҗәсе ясалды. 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 1 урын-Гыйльмуллин Фәнис,2 урын-Гимадиева Филүзә, 3 урын Галиуллина Динә булса, 1-4 сыйныфлар арасында 1 урын-Корбангалиева Эңҗе, 2 урын-Нурмиева Зилә, 3 урын-Мөхетдинова Камилә булды
-
Иртәнге линейка 18.04.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
“Язгы изгелек кыл”- акциясе
18.04.2017
17 нче апрельдән-24 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә “Язгы изгелек кыл” акциясенә старт бирелде.
-
Котлыйбыз! 17.04.2017

КНИТУ-КАИ һәм С.П. ГОРБУНОВ исемендәге Казан авиация заводы үткәргән республикакүләм физика олимпиадасында җиңү яулаган 11 нче сыйныф укучысы Кадыров Алмазны зур уңышы белән котлыйбыз.










