МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Арадаш аттестация 18.05.2017

16 май көнне башлангыч сыйныфларда рус теленнән, рәсем фәннәреннән арадаш аттестация үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен кабат тикшерә алдылар.
-
Котлыйбыз 17.05.2017

“Бәллүр йолдызчык” конкурсында актив чыгыш ясаган өчен 4 нче сыйныф укучысы Мухарлямова Динә эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Очрашу 17.05.2017

15 май көнне 9 сыйныф укучылары өчен №2нче филиал ГАПОУ Арча аграр профессиональ колледж укытучылары белән очрашу үткәрелде.Авыл-хуҗалыгы профессияләре турында белешмә бирелде.
-
Котлыйбыз! 16.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Оныклар Җиңүне ясый” V нче Республикакүләм конкурсының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Фәнис 2 урында калып грамота белән бүләкләнде.
-
Иртәнге линейка 16.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” – 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
15 май –гаилә көне
15.05.2017
15 май гаилә көне буларак билгеләнә. Бу көн уңаеннан мәктәп буенча төрле чаралар үткәрелә.
-
«Мәдәни көндәлек» битләренә йомгак 15.05.2017

«Мәдәни көндәлек» битләренә йомгак ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл китапханәсендә китап уку бәйрәме үткәрелде.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 15.05.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Хөсәенова Фирания Хәниф кызының 13 нче май көнне 55 яшьлек олуг юбилее. Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы,
күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгендә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы . -
Макулатура җыйдык 14.05.2017

12 май көнне барлык сыйныф укучылары макулатура тапшырдылар.
-
Тәрбия сәгате 14.05.2017

11 май көнне "Әдәп төбе-матур гадәт" темасы астында тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучыларда күркәм сыйфатлар,әти-әниләргә ,якыннарына карата мәрхәмәтлелек,игътибарлык;барлык җан ияләренә шәфкатьлелек сыйфатлары турында сөйләштеләр.










