МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч-2017” 13.05.2017

Балтач “Хыял” спорткомплексында“Куркынычсыз тәгәрмәч-2017”конкурсы булып үтте. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучылары Галиуллин Илсаф, Вафин Динияр, Хөсәенова Зәринә, Базагутининова Диния 2 урында калып грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Команданы һәм аларны әзерләгән ТИН укытучысы Акбиров Рим Фәргатовичны чың күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Мониторинг 13.05.2017

5-10 сыйныфлар өчен психологик мониторинг үткәрелде.
-
Иртәнге линейка 12.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 10, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” – 11нче сыйныф билгеләнде.
-
Котлыйбыз 12.05.2017

6 нчы май көнне Норма урта мәктәбендә Татарстанның атказанган тренеры РСФСРның спорт остасы Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә милли спорт көрәше ярышлары уздырылды. Безнең егетләребез әлеге ярышта катнашып призлы урыннар яулап кайттыллар. 7 нче сыйныф укучылары Әүхадиев Ранил -1 урын, Тимербаев Айрат-2 урын,6 нчы сыйныф укучысы Әүхәдиев Ленар-1 урында калып диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Афәрин егетләребез!
-
Үлемсез полк 11.05.2017

8 май көнне укучыларыбыз сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары истәлегенә “Үлемсез полк “ акциясендә катнашып, авылыбыз урамнары буенча йөрделәр.
-
Тәрбия сәгате 10.05.2017

4 май көнне барлык классларда да “Алар Җиңү алып килде” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Очрашу 10.05.2017

4 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары Кукмара аграр көллиятеннән килгән укытучылар белән очраштылар. Киләчәктә үз һөнәрләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүче укучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
-
Митинг 10.05.2017

8 май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына уңаеннан митинг оештырылды. Бу митингта сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апа, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Ветераннарыбыз хөрмәтенә матур сүзләр ,теләкләр әйтелде. Укучыларыбыз катнашында матур биюләр, яңа җырлар башкарылды. Һәйкәлгә венок куйганнан соң 1 минутлык тынлык белән батырларча һәлак булганнарны искә алу булды.Бәйрәмнең беренче өлеше тәмамлангач, кунаклар чәй табыны янына уздылар.
-
Бөек Җиңүгә -72 ел 09.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәр сыйныф “Яран гөле” акциясендә катнаша. 8май көнне әлеге яраннар һәйкәл тирәсен бизәп торырлар.
-
“Ветераннарны котла” акциясе 09.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.Укучыларыбыз үзидарәсе тарафыннан сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апага, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына котлау открыткалары таратылды.










