МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Вариска кабул итү. 23.05.2017

19 май көнне 4 нче сыйныф укучыларын вариска кабул итү линейкасы уздырылды
-
Сынау имтиханнары. 22.05.2017

18, 19 нчы май көннәрендә 9 нчы сыйныфларда рус теленнән, математикадан сынау имтиханнары үткәрелде. Укучылар кабат белемнәрен тикшерделәр.
-
Бакчада эш гөрли 22.05.2017

Мәктәп бакчасында язгы эшләр гөрли. 8, 10нчы сыйныф укучылары суган, чәчәк утырттылар. Укучыларыбыз бик тырышып эшләделәр,аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мониторинг эше. 21.05.2017

17 нче май көнне 11 нче сыйныфлар татар теленнән мониторинг эшләделәр
-
“Гаилә татулыгы белән көчле” 21.05.2017

18 нче май көнне 8 нче сыйныфларда “Гаилә татулыгы белән көчле” дигән темага тәрбия сәгате үтте.Тәрбия сәгатенә Дәминов Рәдифнең әнисе Минзәлия апа килгән иде.Өч бала тәрбияләүче әни буларак, ул балаларга үзенең киңәшләрен җиткәрде.Укучыларның сорауларына җаваплар бирде һәм өлкәннәрнең сүзен тыңларга,тырышып укырга кушты.
-
Арадаш аттестация 20.05.2017

19 май көнне бишенче сыйныфларда математика фәнненнән арадаш аттестация үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен кабат тикшерә алдылар.
-
“Гаилә көне” 20.05.2017

“15 май Гаилә көне” уңаеннан башлангыч классларда “Минем гаиләм” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды..
-
“Гаилә көне” 19.05.2017

“15 май Гаилә көне” уңаеннан барлык классларда да тәрбия сәгатьләре, очрашулар үткәрелде.11 класс укучылары классташлары Рөстәмнең әтисе Низамиев Рафис Равил улы белән очрашты Рафис абый үзенең тормышын, гаиләсе турында сөйләде. Укучыларга имтиханнарын уңышлы бирүләрен һәм киләчәктә матур гаилә коруларын теләп калды.
-
Әтиләр белән очрашу 19.05.2017

16 май көнне 5 нче сыйныф укучылары Мифтахов Фәргат Миннәхмәт улы белән очрашып “Гаилә-бәхет ачкычы” дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр.Әтиләр гаиләнең терәге, саклаучысы икәненә инандылар.
-
“Иң күп макулатура җыючы” 18.05.2017

13 нче май көнне укучыларыбыз макулатура җыйнауда актив катнаштылар. Мәктәп буенча барлыгы 1060 кг макулатура җыелды. “Иң күп макулатура җыючы” 3 нче сыйныф укучысы Нурмиева Зилә булды. Ул 88 кг кәгазь тапшырды. Афәрин Зилә!.










