МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз! 30.04.2017

23 нче апрель көнне Балтач спорткомплексында каратэ буенча ярышлар уздырылды. 2 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир әлеге ярышта 1,2 урын алып диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Әмирне бу зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәрес 30.04.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада инглиз теле укытучысы Г.С.Мөхетдинова кышкы спорт төрләре темасына , презентацияләр кулланып 5- классларда матур дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга киләчәктә дә шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Туган тел айлыгы 29.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь сөйләү конкурсы булып узды.Балалар Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
Иртәнге линейка 29.04.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 11нче сыйныф билгеләнде.
-
Г.Тукайның тууына 131 ел 29.04.2017

25 нче апрель көнне Г.Тукайның иҗатына карата кул эшләре күргәзмәсе куелды. 7 нче сыйныф укучылары бик тырышканнар. Аларның хезмәтендә Шүрәле белән Былтырны да, Су анасын да,Кәҗә белән Сарыкны һ.б.геройларны да күрергә мөмкин.1 урын Файзрахманова Нәргизә, 2 урын Габидуллина Зәлидә, 3 урын Шарипова Фәйрүзә булды
-
“Иң матур сыерчык оясы”конкурсы 29.04.2017

Мәктәп буенча уздырылган “Иң матур сыерчык оясы”конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Иң күп бөре җыючы”бәйгесе 29.04.2017

Мәктәп буенча уздырылган “Иң күп бөре җыючы”бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
-
Экологик дәрес 28.04.2017

22 нче апрель көнендә башлангыч сыйныфларда Бөтенрәссәй экологик дәрес үткәрелде
-
Экологик диктант 28.04.2017

15-22 нче апрель көннәрендә Бөтенрәссәй экологик дәрес үткәрелде. Бу акция кысаларында 5-11 сыйныфларда экологик диктант үткәреләде. Укучылар экология, биология фәннәреннән белемнәрен тикшерә алдылар.
-
Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) 28.04.2017

25 апрель көнне 4 классларда математика фәненнән Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) башкарылды.










