МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Сынау имтиханы 08.05.2017

3 май көнне 11 нче сыйныф укучылары физика, химия фәннәренән сынау имтиханнары эшләделәр.
-
Ачык дәрес 08.05.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада башлангыч сыйныф укытучысы Р.Ш.Гилмуллина 4 нче сыйныфларда күп урынны саннарны бүлү темасына , презентацияләр кулланып матур дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга киләчәктә дә шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Туган тел айлыгына йомгак 08.05.2017

Мәктәп буенча уздырылган туган тел айлыгына йомгак ясалды һәм төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Георгий тасмасы” акциясе 08.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә “Георгий тасмасы” акциясе игълан ителде.
-
“Йолдызлык-2017”-дипломанты 07.05.2017

Балтач мәдәният йортында“Созвездие-Йолдызлык-2017” конкурсының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Сагатдинова Ильмира җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнде. Ильмираны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 07.05.2017

30 нчы апрель көнне Субаш төп мәктәбендә көрәш ярышлар уздырылды. 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис 2 урын һәм 6 нчы сыйныф укучысы Аухадиев Ленар 3 урында калып диплом белән бүләкләнделәр. Егетләребезне бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Дилияне котлыйбыз! 06.05.2017

2 нче сыйныф укучысы Садыкова Дилия “Марш-Парков-2017” бәйгесендә фотография номинациясендә катнашып 3 нче урында калып грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Афәрин Дилия!
-
Ачык дәрес 06.05.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада физика укытучысы Ф.Р.Мифтахов 11нче сыйныфларда "Көчләр, динамика нигезләре темаларын кабатлау" темасына ачык дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
Иртәнге линейка 05.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 11нче сыйныф билгеләнде.
-
Экологик форум 05.05.2017

27 нче апрель көнне Нөнәгәр урта мәктәбе базасында Регионара экологик конфереция уздырылды. Безнең мәктәптән бер төркем укучыларыбыз әлеге чарада химия һәм биология секцияләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 7 нче сыйныф укучылыры Шарипова Фәйрүзә һәм Гильмуллин Фәнис 2 нче урында калып диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.










