МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Балтач мәдәният йортында “Әтиләр берлеге” киңәшмәсе 27.04.2017

19 нчы апрель көнне Балтач мәдәният йортында “Әтиләр берлеге” киңәшмәсе үткәрелде. Безнең мәктәптән Сафаргалиевлар гаиләсе катнашты. Сафаргалиев Марат Шайдулла улы үз һөнәрен 5 нче сыйныфта укучы улы Айратка өйрәтүе турында сөйләде. Йөрәк җылысын биреп эшләнгән кул эшләре һәркемне сокландырды.Сафаргалиевлар гаиләсе матур эшләре өчен грамота белән бүләкләнде.
-
“Язгы изгелек кыл”акциясе 27.04.2017

“Язгы изгелек кыл”акциясе кысаларында һәр сыйныфта “Гөлләрем, гөлкәйләрем”темасы астында гөлләрне карау, күчереп утырту эәләре башкарылды.
-
Тәрбия сәгате 26.04.2017

18 нче апрель көнне һәр сыйныфта “Язгы изгелек кыл ”акциясе кысаларында Бөтенррәссәй донорлар көне уздырылуы турында аңлатып әнгәмәләр үткәрелде.
-
Туган тел айлыгы 26.04.2017

21нче апрель көнне матур язу конкурсы үткәрелде. Быелгы уку елында конкурс бары егетләр арасында үтте.Башлангыч сыйныфлар арасында иң матур язучы- 2 нче сыйныф укучысы Гыйльмуллин Рамазан , 5-7 нче сыйныф укучылары арасында 6 нчы сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим, 8-11 нче сыйныфлар арасында 8 нче сыйныф укучысы Ахметшин Илсаф булды.Укучыларның язу авышлыгы. Хәрефләрнең дөрес куелышы исәпкә алынды.
-
“Мин спортны яратам” акциясе 25.04.2017

20 нче апрель көнне башлангыч сыйныфларда “Язгы изгелек кыл ”акциясе кысаларында спорт бәйрәме оештырылды.Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җинде.
-
Психолог белән тренинглар үткәрелде. 25.04.2017

17 нче апрель көнне 9, 11 нче сыйныфларда психолог Залялова Әнисә Расимовна укучылар белән сөйләшеп, психологик трениглар уздырды.
-
Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) 24.04.2017

18 һәм 20 апрель көнне 4 классларда рус теленнән Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) башкарылды.
-
Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) 24.04.2017

19 апрель көнне 10 нчы сыйныфларда география фәненнән Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) үткәрелде.
-
“Язгы изгелек кыл” акциясе 23.04.2017

“Язгы изгелек кыл” акциясе кысаларында мәктәбебездә күп төрле чаралар үткәрелә. 2 нче сыйныф укучылары китапханәдә таушалган китапларны төзәттеләр һәм китап уку бәйгесе оештырдылар.
-
Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) 23.04.2017

18 апрель көнне 5 нче сыйныфларда рус теленнән Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) үткәрелде.










