Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Хезмәт герое өчен язгы открытка 30.04.2026

"Россия Бөркетләре" проектының остаз укучылары башлангыч сыйныфларда "Хезмәт герое өчен язгы открытка" иҗат мастер-класслары үткәрделәр.
Абый-апалары җитәкчелегендә балалар бик теләп бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Иҗади процесс һәр кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеге турындагы җылы әңгәмә белән үрелеп барды.
Мастер-класс ахырында остазлар белән бергә катнашучылар хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм зур булмаган бәйрәм котлаулары яздылар.
Рәхмәт йөзеннән әзер открыткаларны балалар гимназия хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 30.04.2026

27-30 апрель көннәрендә «Бөркетләрнең зур сәяхәте» проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда «Идел могҗизалары: Самара борылышының табигате һәм фольклор образлары» исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, матур рәсемнәр ясадылар. -
1 "А" сыйныфы укучылары - "Эрудит" олимпиадасы призерлары! 30.04.2026

1 «А» сыйныфы укучылары Нәҗметдинов Аслан һәм Калашникова Лиза Казан шәһәренең Республика Олимпия үзәге оештырган математика буенча «Эрудит» олимпиадасы призерлары булдылар.
Нәни укучыларыбызны котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Минем шәҗәрәм 30.04.2026

Гимназиябезнең 6 «Б» сыйныфы укучысы Елизавета Богатырева «Минем шәҗәрәм» бәйгесенә эшен тәкъдим итте.
Елизавета шәҗәрә ясады, берничә буын туганнары турында мәгълүмат туплап, фәнни эш эшләде, эссе язды.
Мондый бәйгедә катнашу укучыларга үз гаиләсенең тарихын яхшырак белергә, өлкән буын туганнары белән элемтә урнаштырырга һәм гаилә традицияләрен саклауның кыйммәтенә төшенергә ярдәм итә. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 30.04.2026

27-30 апрель көннәрендә «Бөркетләрнең зур сәяхәте» проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда «Идел могҗизалары: Самара борылышының табигате һәм фольклор образлары» исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, матур рәсемнәр ясадылар. -
6 «В» сыйныф укучылары — инглиз теленнән олимпиада җиңүчеләре! 29.04.2026

Гимназиябез укучылары Казан (Идел буе) федераль университеты үткәргән Winkid олимпиадасында катнаштылар. 6 «В» сыйныфы укучылары Галеева Сафина һәм Анисимов Илья (җит. Миңлебаева Р.Р.) инглиз теленнән җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Рәсемнәр куркынычсызлыкка өйрәтә 29.04.2026

29 апрель көнне Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактикалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозаффарова Зөлфия Вагизовна район күләмендә үткәрелгән Дәүләт автоинспекциясе төзелүгә 90 ел тулуга багышланган рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 2б сыйныфы укучысы Абдрахманов Раян лауреат дипломы белән, ә Хәмидуллин Камил актив катнашучы буларак бүләкләнде.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 27.04.2026

27 нчы апрель көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес хәзерге заманның төп күнекмәләренең берсенә - командада эшли белүгә багышланган иде. Дәрестә күмәк нәтиҗә, уртак эштә катнашучылар арасында үзара ярдәмләшү һәм ышаныч төшенчәсе турында фикер алыштылар. Дәрес "Командада эшләүнең әһәмияте нәрсәдә?" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Хәтер кыңгыраулары 27.04.2026

27 апрель көнне гимназиябез укучылары шәһәр күләмендә үткәрелгән “Хәтер кыңгыраулары" театр композицияләре һәм сәнгать укулары бәйгесендә катнаштылар.
"Сәнгатьле уку" номинациясендә катнашучылар:
-Бобров Булат, 5а сыйныфы укучысы (А. Приставкин "Фотография");
-Кәримова Азалия, 6б сыйныфы укучысы (Н. Осошник "Закаты алые");
-Хәкимҗанова Диана, 11а сыйныфы укучысы (Н. Бондарева "Страшный дуэт").
"Театраль композиция" номинациясендә 6б сыйныфы укучылары "Колокола памяти" музыкаль композициясе белән чыгыш ясадылар. -
Гагарин өмәсе 27.04.2026

17 апрель көнне “Гагарин декадасы” тәмамлану уңаеннан мәктәп яны территориясендә “Гагарин өмәсе” үткәрелде.
Гимназиябез директоры Шәмсиева Г.Г. кышкы чорда мәктәп яны территориясен кардан чистартырга ярдәм иткән 8б, 9б һәм 10а сыйныфы егетләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.













