Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
“Форсаж” күңел ачу үзәгендә 24.10.2025

24 октябрь көнне 7б сыйныфы укучылары “Форсаж” күңел ачу үзәгендә булдылар, лазертаг уенында көчләрен сынадылар. Сәяхәт барышында балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар, күңелле һәм актив вакыт үткәрделәр.
-
WarPoint виар-мәйданында 24.10.2025

24 октябрь көнне 6б сыйныфы укучылары WarPoint виар-мәйданында булдылар. Укучылар, уйнадылар, күңел ачтылар һәм 1 чирекне чәй өстәле артында тәмамладылар.
-
Синең маршрут 24.10.2025

24 октябрь көнне спорт туризмын популярлаштыру, укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә, тормыш иминлегенә, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләренә ихтыяҗ тудыру максатыннан 5б сыйныфы укучылары «Синең маршрут» район туристик-туган якны өйрәнү ярышларында катнаштылар.
-
Яшь җәяүлегә багышлау 24.10.2025

24 октябрь көнне, көзге каникуллар чорында балаларның комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, актлар залында беренче сыйныфларны “Яшь җәяүлегә багышлау” тантанасы узды. Чараны Яшь юл инспекторлары үткәрде. Бәйрәмдә "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозаффарова Зөлфия Вагизовна да катнашты.
Яшь юл инспекторлары нәни укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, аларның мәгънәләре турнында сөйләделәр, бергәләп җырлар башкардылар, флешмоб биеделәр.
Зөлфия Вагизовна беренче сыйныфларга яктылык кайтара торган брелоклар, яшь җәяүле дәфтәре һәм белешмәләр бүләк итте.
-
Татар кызы, Татар егете - 2025 24.10.2025

24 октябрь көнне «Татар кызы, Татар егете - 2025» бәйгесенең район этабы узды. Безнең гимназиябез данын 9Б сыйныфы укучылары Маннапов Ильяр һәм Минһаҗева Дәлия якладылар.
Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Бәйгенең икенче этабында катнашучылар Туфан Миңнуллинның "Кулъяулык" пьесасыннан өзек куйдылар
Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез!
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 24.10.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Дус бәладә ташламас» (гаепләү урынына ярдәм) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бөтенроссия китапханәләр көне 24.10.2025

27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Китапханә- ул тулы бер ил, анда кызыклы нәрсәләр күп.
Китапханәләр кешене белем, әдәбият, сәнгать, тарих, мәдәният һәм тылсым дөньясына алып керә. Югары технологияләр дә, заманча мәгълүмат чаралары да китапны алыштыра алмый. Китапханәче хезмәте тыйнак һәм күркәм хезмәт.Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Җәләева Г.А. башлангыч сыйныф укучыларына Россия дәүләт китапханәсе буенча виртуаль экскурсия оештырды.
Укучылар китапханәнең эчке ягы, төп бина, экспозицияләр, бүлмәләр, экспонатлар белән таныштылар.
-
Минем хыялым 23.10.2025

23 октябрь көнне Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру айлыгы кысаларында педагог-психолог Сәләхова Э.Ф. 2б сыйныфында сыйныф сәгате уздырды. Чара “Минем хыялым” темасына үткәрелде.
-
Кинотеатрга сәяхәт 22.10.2025

22 октябрь көнне 8А сыйныфы укучылары “Родина” кинотеатрында “Первый на Олимпе” фильмын карадылар. Фильм укучыларга бик ошады.
-
Чәк-чәк музеена сәяхәт 22.10.2025

22 октябрь көнне 5а сыйныфы укучылары Чәк-чәк музеенда экскурсиядә булдылар. Экскурсия укучыларга бик ошады.
Музей сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (19 гасыр башы архитектура һәйкәле) Казан, Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.
Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар тормыш-көнкүреше торгызыла.













