Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты 18.11.2025

18 ноябрь көнне гимназиябезнең кызлар баскетбол командасы Вахитов районы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының район этабында катнаштылар.
Укучы кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Дәреслекләр – безнең тугры ярдәмчеләребез 17.11.2025

17 ноябрь көнне гимназия китапханәсе җитәкчесе Шәйхиева Ф.Р. 5б сыйныфында “Дәреслекләр – безнең тугры ярдәмчеләребез” темасына сыйныф сәгате уздырды.
Чараның максаты: укучыларда җаваплылык хисе үстерү, уку материалларына хөрмәт һәм мөлкәткә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
-
Геокруиз 17.11.2025

17 ноябрь көнне Алдынгылар Советының “Мәгариф һәм белем” юнәлеше география фәненнән “Геокруиз” исемле интеллектуаль уен үткәрде. Чарада 5А, 5Б, 5В нче сыйныфлары көч сынаштылар.
Укучылар 6 төрле тукталышта кызыклы биремнәр башкардылар. Командалар Африка белән бәйле сораулар, географик терминнарны белү, дөнья могҗизаларын тану белән бәйле бәйгеләрдә көчләрен сынадылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – «Мир 67» командасы;
2 место - «Мадрид» командасы;
3 место - «Бодибилдеры» командасы.
Укучыларны котлыйбыз, алга таба да чараларда актив катнашырга чакырабыз!
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 17.11.2025

Бүген, 17 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укучылар арасында барлыкка килгән каршылыклар, аларны чишү юллары, үз-үзеңне тотышыңа анализ ясау, психолог ярдәм турында иде, “Низагны ничек хәл итәргә һәм авырлыкларны ничек җиңәргә?” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы 17.11.2025

17 ноябрь көнне гимназиябезнең 7 сыйныф укучылары “Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы” бәйгесендә катнашып, III урынга лаек булдылар. Чара “Радиоприбор” клубында Казан шәһәре гомум белем бирү оешмалары арасында үткәрелде.
-
Сыйныф сәгате узды 14.11.2025

14 ноябрь көнне 5а сыйныфында юлларда сак йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүгә багышланган сыйныф сәгате узды.
-
Татарча диктант-2025 14.11.2025

Гимназия укучылары "Татарча диктант-2024" акциясендә катнашты
14 ноябрь көнне гимназиядә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе башланып китте. Диктантны язуда 9 сыйныф укучылары үз көчләрен сынап карадылар.
Ел саен уздырыла торган "Татарча диктант" акциясе грамоталы язуны арттыруга, әдәби татар телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән.
Акциядә катнашучылар диктант язуда бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар. -
Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының район этабы 14.11.2025

14 ноябрь көнне гимназиябезнең баскетбол командасы «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының район этабында катнашты. Бәйгедә Вахитов районыны мәктәпләре командалары актив көч сыныштылар.
Егетләребезгә уңышлар теләп калабыз!
-
Футбол ярышы узды 13.11.2025

13 ноябрь көнне гимназиябезнең 5-6 сыйныф укучылары шәһәркүләм «Кожаный мяч-Школьная футбольная лига» ярышының йомгаклау этабында катнаштылар. Чара «Радиоприбор» спорт клубында узды.
Укучы егетләребезгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Әкияттә кунакта 13.11.2025

13 ноябрь көнне әдәбиятка кызыксыну уяту һәм дөньяга караш формалаштыру максатыннан, 5А сыйныфы Советы “Әкияттә кунакта” исемле әдәби кунакханә үткәрде. Укучылар көзге каникул вакытында төрле китаплар укыдылар. Ә чара барышында бер-берсен һәм тамашачыларны шул китаплар, әсәрләр белән таныштырдылар. Бәйгедә сурәткә карап язучыны танырга, әсәрне рекламаларга, биремнәрне тиз һәм төгәл үтәргә кирәк иде. Укучылар өч командага бүленделәр һәм үзара көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - «Инквизиторы» командасы;
2 урын - «Дом случайных фамилий» командасы;
3 урын - «Мертвая царевна» командасы.
Укучыларга иҗади уңышлар телибез!













