Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Физкуьтура дәресләре узды 24.11.2025

24 ноябрь көнне, футболны популярлаштыру, сәламәт һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау кысаларында, “Спарта” Футбол Академиясе тренеры Дәүләтшин Г.С башлангыч сыйныфларда физкуьтура дәресләре үткәрде.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 24.11.2025

Бүген, 24 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укучыларның Россия коткару хезмәтләре эшчәнлеге турында күзаллауларын үстерү, кеше тормышының кыйммәте, әһәмияте турында күзаллау барлыкка китерү, шәфкатьлелек һәм үзара ярдәмләшү турында иде. “Гомерләрне коткаручы һөнәр” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Психология атналыгы 21.11.2025

21 ноябрь көнне Психология атналыгы кысаларында 5б сыйныфы укучылары урта звенода адаптация чарасы буларак «Раштуа алдындагы төн» әкиятен карадылар. Фильм фрагментын карап, балалар яхшылык яманлыктан көчлерәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шулай ук гимназиябез психологы Сәләхова Э.Ф. 4б сыйныфы укучылары белән “Дуслык” темасына дәрес үткәрде.
-
Хис-кичерешләр дөньясына сәяхәт 20.11.2025

20 ноябрь көнне көзге Психология атналыгы кысаларында 2б сыйныфында “Хис-кичерешләр дөньясына сәяхәт” исемле чара үтте. Дәресне гимназиябез психологы Саляхова Э.Ф. үткәрде.
Чара барышында укучылар хис-кичерешләрен танып белергә, сыйныфта күтәренке кәеф тудырырга өйрәнделәр.
-
Әниемә бүләккә 19.11.2025

Әниемә бүләккә
Бу уку атнасында урта һәм югары сыйныф укучылары “Россия бөркетләре”нә Әниләр көненә открытка ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Әлеге чара остазлык сыйфатларын булдыру һәм камилләштерү максатыннан оештырыла. Нәни укучылар өлкән абый-апалары белән берлектә әниләренә бик матур бүләкләр ясадылар.
Мастер-класс нәни укучыларга бик ошады.
-
Тукайлы балачак 19.11.2025

19 ноябрь көнне гимназиябезнең актлар залында Ш.Х. Биктемиров исемендәге Казан театр көллиятенең 2 нче курс студентлары “Тукайлы балачак” исемле спектакль күрсәттеләр. Чарада 3-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Яшь буында Г.Тукай иҗатына мәхәббәт уяту, аның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан куелган чараны безнең гимназия укучылары зур кызыксыну белән карадылар.
-
Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы 19.11.2025

19 ноябрь көнне гимназиябезнең 2010-2011 елгы егетләр командасы футзал буенча “Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы” бәйгесендә катнашып, йомгаклау уеннарында җиңү яуладылар. Чара “Радиоприбор” клубында Казан шәһәре гомум белем бирү оешмалары арасында үткәрелде.
-
Күчмә халыклар дөньясы. Ефәк юл 19.11.2025

19 ноябрь көнне 6в сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Милли музеенда узган “Күчмә халыклар дөньясы. Ефәк юл” квест-уенында катнаштылар.
“Күчмә халыклар дөньясы” - яшүсмерләр өчен балаларга әхлакый тәрбия бирү максатында эшләнгән музей квест-уены. Уен барышында мәгълүматны эзләү һәм анализлау белән яхшырак эшли алган егет-кызлар уңышка иреште. Укучылар кызыксынучанлык, аралашу культурасын, командада дус һәм эшли белүләрен күрсәттеләр.
-
Аклыкка илтсен юллар 18.11.2025

18 ноябрь көнне татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, балаларны татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан, 7б сыйныфы укучылары “Адамнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” полилингваль комплексында "Аклыкка илтсен юллар" концерт-спектаклен карадылар.
«Мөнбәр» татар-дини театры тамашачыга «Аклыкка илтсен юллар» исемле тирән эчтәлекле музыкаль спектакль тәкъдим итте.
Мәгънәле сценарийны театр коллективы бергәләп язган. Бу спектакль нигездә яшь буынга һәм аларны тәрбияләп үстерүче ата-аналарга адресланган.
Мәгънәле концерт-спектакль укучыларга бик ошады.
Театр коллективына уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 18.11.2025

18 ноябрь көнне “Россия – минем тарихым” паркында "Наркомания һәм аның белән бәйле җинаятьләрне профилактикалау" Республика фәнни-тикшеренү эшләре олимпиадасының йомгаклау тантанасы узды.
Чарада 6б сыйныфы җитәкчесе Шафикова Ч.А. “Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалау процессында гаилә, мәктәп һәм социумның үзара хезмәттәшлеге” номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!













