Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Шоколад музеенда 09.12.2025

7 декабрь көнне 5б сыйныфы укучылары "Шоколадушка" шоколад музеенда экскурсиядә булдылар.
Укучылар Яңа елга шоколад ясау буенча мастер-класста актив катнаштылар, шулай ук Яңа ел бәйгеләрендә дә көч сынаштылар.
-
Юл йөрү кайдәләре балалар күзлегеннән 09.12.2025

9 декабрь көнне Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактикалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозаффарова Зөлфия Вагизовна “Юл йөрү кайдәләре балалар күзлегеннән” рәсем бәйгесенең район этабына йомгак ясады һәм укучыларны бүләкләде.
Бәйгедә гимназиябезнең 4б сыйныфы укучысы Малаткина Эльвина 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Эльвинаның рәсеме шәһәр этабына җибәреләчәк.
-
Күкне кочаклап 09.12.2025

9 декабрь көнне 5б сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар. Чара барышында укучылар СССР легендар очучы-сынаучысы Мосолов Георгий Георгиевич белән таныштылар. Шулай ук укучылар "Күкне кочаклап" күргәзмәсендә булдылар.
-
Яратам һәм ышанам 09.12.2025

9 декабрь көнне Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә "Яратам һәм ышанам" спектакленең видеоверсиясе күрсәтерде.
Спектакль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Видеоязма Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән, буыннарны берләштерү һәм төп фикер һәркемнең йөрәгенә барып җитсен өчен күрсәтелә.
Әлеге спектакль мәхәббәт һәм ышанычның теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле булуы турында.
-
Россия - минем тарихым 09.12.2025

9 декабрь көнне 7а сыйныфы укучылары "Россия - минем тарихым" паркында экскурсиядә булдылар.
-
Воспитать человека - 2026 09.12.2025

9 декабрь көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 6б сыйныфы җитәкчесе Шафикова Ч.А. «Воспитать человека - 2026» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең район этабында катнашты.
Конкурс барышында укытучылар "Видеовизитка" һәм "Мастер-класс" бәйгеләрендә көч сынаштылар.
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 08.12.2025

Бүген, 8 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватанга хезмәт итү төшенчәсен формалаштыру, ил тормышы өчен җаваплылык, сугыш батырларына хөрмәт тәрбяләү турында иде. "Россия - җиңүчеләр иле” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Алдынгылар Советы утырышы 08.12.2025

8 декабрь көнне Алдынгылар Советының чираттагы утырышы узды. Чара барышында декабрь аенда үткәреләчәк чаралар, Алдынгылар Советы бәйгесендә катнашу турында фикер алыштылар.
-
Геройлар кемнәр алар? 08.12.2025

9 декабрь көнне Россия геройлары көне уңаеннан "Геройлар кемнәр алар?" исемле лекция узды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе- Заляева Г.А. оештырды.
Лектор, архив фотолары һәм документлары белән таныштырып, тарихтан ачык мисаллар китерде. Укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз мисаллары белән уртаклаштылар.
-
Каләмне сынау 06.12.2025

6 декабрь көнне 6б сыйныфы укучылары мәктәп медиаүзәкләре республика конкурсының онлайн этабында актив катнаштылар. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика бүлегендә үткәрелде.
Укучылар "Каләмне сынау" номинациясендә 1 урынга лаек булдылар.













