Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 22.10.2025

22 октябрь көнне гимназиябездә Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән Юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чаралар узды.
-
Алдынгылар хәрәкәте 22.10.2025

22 октябрь көнне “IT-парк”та Алдынгылар хәрәкәтенең Казан җирле бүлекчәсе җыелышы узды. Утырыш барышында җирле бүлекчәгә председатель сайлаулары узды. Чарада гимназиябез Советы председателе Сатарбеков Аслиддин катнашты.
-
Кинодәресләр 22.10.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Музыка внутри (милосердие) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар. -
М.Горький һәм Ф.Шаляпин исемендәге музей 22.10.2025

22 октябрь көнне 6а сыйныфы укучылары М.Горький һәм Ф.Шаляпин исемендәге музейда булдылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Мини-футбол ярышы узды 22.10.2025

21-22 октябрь көннәрендә гимназиябез командасы укучылар арасында үткәрелгән мини-футбол буенча спартакиадада катнаштылар. Егетләребез шәһәр этабында 6 урынга лаек булдылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 20.10.2025

Бүген, 20 нче октябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Россиянең тарихи-мәдәни мирасның күптөрлелеге һәм байлыгы, шәһәр мөһитенең үсеш тенденцияләре, туган як турында иде һәм «Россия шәһәрләре турында» дип аталды.
-
Тимер юл - югары куркыныч зонасы 20.10.2025

20 октябрь көнне Бөтенроссия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында "Тимер юл - югары куркыныч зонасы" темасына лекция укылды. Лекцияне РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция майоры Фәсхетдинова Фәния Рафаэлевна укыды.
Шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахмадуллина Г.Ш. укучыларга каникул вакытында юл йөрү кагыйдәләрен истә тоту турында сөйләде һәм шул турыда фильм күрсәтте. -
Укытучы булу шатлыгы 20.10.2025

Бүген Укытучылар көненә багышланган онлайн видеоязмалар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. "Укытучы булу шатлыгы" номинациясендә гимназиябез укытучылары 3 урынга лаек булдылар.
-
Шахмат патшабикәсендә кунакта 20.10.2025

20 октябрь көнне 3-4 сыйныф укучылары "Шахмат патшабикәсендә кунакта" шәһәркүләм шахмат турнирында катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
3 урын - Иванов Максим 3а, Хуҗин Булат 4б;
4 урын - Валькаева Гөлназ 3а;
5 урын - Шамсиева Анастасия 3а.
Укучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Аклыкка илтсен юллар 20.10.2025

20 октябрь көнне, татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру максатыннан, 8б сыйныфы укучылары Халыклар дуслыгы йортында "Аклыкка илтсен юллар" концерт-спектаклен карадылар.













