Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Дуслык дәресе 29.09.2026

29 сентябрь көнне Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, шулай ук башка телләрне үстерү буенча Дәүләт программасын тормышка ашыру максатында 7 «А» сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе — Әхмәдиева З. А.) «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты»на бардылар. Анда «Дуслык дәресе» уздырылды.
Балалар өчен Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия оештырылды, шулай ук викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, биючеләр һәм җырчылар чыгышын карадылар, үзләре дә җырладылар һәм биеделәр. -
Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өйлкәләренең Россия составына кире кайтуы 29.09.2026

29 сентябрь көнне тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өйлкәләренең Россия составына кире кайтуы темасына лекция үткәрде. Чара барышында укучылар әлеге истәлекле көннең тарихы, әһәмияте белән таныштылар.
-
9–10 сыйныф укучылары Галиәсгар Камал исемендәге Казан дәүләт академия театрына бардылар 28.09.2026

28 сентябрь көнне 9–10 сыйныф укучылары Галиәсгар Камал исемендәге Казан дәүләт академия театрына бардылар. Анда Түбән Кама дәүләт татар драма театрының гастрольләре бара. Укучылар «Пушкин картасы» буенча «Галия» спектаклен карадылар.
-
Әтиләр көне — гаилә белән 26.09.2026

26 нчы сентябрь көнне 35 нче лицейда «Әтиләр көне — гаилә белән» дип аталган район спорт ярышлары узды. Ярышлар Әтиләр көненә, Сугыш һәм хезмәт даны елына багышланган иде.
Гимназиябез данын 3 «Б» сыйныфы укучысы Хамидуллин Камил гаиләсе яклады. Ул үзенең әтисе Марат Алмазович белән бергә чарада актив катнашты.
Ярыш программасында түбәндәге дисциплиналар бар иде:
* баскетбол;
* футбол;
* эстафета таягы белән йөгерү;
* урыннан озынлыкка сикерү;
* штангада асылынып кире күтәрелү. -
Гимназиябездә «Макулатура җыю» экологик акциясе үткәрелде 25.09.2026

24–25 нче сентябрь көннәрендә гимназиябездә «Макулатура җыю» экологик акциясе үткәрелде. Чара укучыларда табигый ресурсларга сакчыл караш тәрбияләүгә һәм чүп-чарны аерып җыю күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Барлык катнашучыларга битараф булмаулары һәм күмәк эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Киләчәккә билет 25.09.2026

25 нче сентябрь көнне Казан инновация университеты вәкиле Казакова А.Е. 9 «А» сыйныфы укучылары өчен «Киләчәккә билет» профориентация эше кысаларында дәрес үткәрде.
Ни өчен бер укучы бөтен команданы үзе артыннан алып бара ала, икенчесе йөзләгән гениаль идея тәкъдим итә, өченчесе презентациядәге һәр ноктаны тырышып тикшерә, ә дүртенчесе әлеге вакытта үзара ачуланышкан иптәшләрен тыңлап, татулаштырырга тырыша? Бу сорауга җавапны балаларыбыз дөнья күләмендә танылган DISC шәхес типологиясенә багышланган интерактив мастер‑класста белделәр.
-
Алдынгылар Советы рәисе сайлаулары нәтиҗәләре билгеле булды! 24.09.2026

5-11 нче сыйныф укучылары үзләренә ошаган кандидатка тавыш бирделәр.
Сайлау нәтиҗәләре буенча Алдынгылар Советы Рәисе булып 8 "А" сыйныфы укучысы Нуретдинова Сания билгеләнде!
Чын күңелдән котлыйбыз! Алдынгылар Советы синең җитәкчелегеңдә күп кенә кызыклы һәм файдалы фикерләрне тормышка ашырыр дип ышанабыз. Сиңа актив, иҗади һәм ышанычлы, бердәм команда телибез!
Барлык кандидатларга да кыюлыклары, битараф булмаулары һәм җаваплылык алырга әзер булулары өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Алдынгылар Советы рәисе сайлаулары 23.09.2026

Бүген, 23 нче сентябрь көнне, гимназиябездә Алдынгылар Советы рәисе сайлаулары узды. Анда 5-11 нче сыйныф егет һәм кызлары, укытучылар катнашты. Быел Алдынгылар Советы сайлаулары 4 нче тапкыр үткәрелде.
Ике атна дәвамында кандидатлар сайлау алды программаларын тәкъдим иттеләр.Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр иде. Аларны салу өчен урна да куелды.
Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган кандидат Алдынгалар Советы рәисе булып билгеләнәчәк.
-
Җиңел атлетика кроссы 23.09.2026

23 нче сентябрь көнне гимназиябез укучылары Вахитов районы гомум белем бирү оешмалары спартакиадасы кысаларында үткәрелгән җиңел атлетика кроссы буенча ярышларда актив катнаштылар.
Ярышлар укучыларны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, аларның физик әзерлек дәрәҗәсен һәм спорт осталыгын күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар командасы 8 нче урын, ә егетләр командасы 11 урын яулады. -
Ничек лидер булырга? 23.09.2026

2 «А» сыйныфында «Россия бөркетләре» программасы буенча «Ничек лидер булырга?» темасына бик кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар командада эшләүнең бергәләп эш башкару гына түгел, ә иң беренче чиратта дусларга терәк булу, башкаларны тыңлау һәм бергәләп максатларга ирешү сәләте икәнен аңладылар.
Дәрестә 2 нче сыйныф укучылары командада эшләргә, бурычларны бүлешергә һәм бергәләп проблемаларның чишелешен табарга өйрәнделәр.
Дәрес «Орлёнок‑Лидер» трегы кысаларында үтте - ул балаларга инициативаны үз кулыңа алырга, җаваплылык һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.













