Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Дуслык һәм татулык дәресе 02.12.2025

2 декабрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатында 7б сыйныфы укучылары “Халыклар дуслыгы йортында” экскурсиядә булдылар. Сәяхәт вакытында “Дуслык һәм татулык дәресе” үткәрелде.
Балалар өчен дуслык йорты буйлап экскурсия үткәрелде һәм викторина оештырылды. Шулай ук призлар уйнатуда катнаштылар, биючеләр һәм җырчыларның чыгышларын карадылар, үзләре дә җырладылар һәм биеделәр.
-
Инвалидлар декадасы башланып китте 01.12.2025

1 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында, 5б сыйныфында “Цветик-семицветик» фильмы күрсәтелде. Әлеге фильм укучыларны берләштерүче һәм яхшылык атмосферасын тудыручы вакыйга булды.
Шулай ук китапханә җитәкчесе Фирая Разыйховна “Игелеклелек” темасына әңгәмә үткәрде.
Китапханәдә СПИДка каршы көрәш көненә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты – тулырак мәгълүмат бирү, инфекция белән бәйле уйдырмаларны кире кагу, үз сәламәтлегеңне кайгырту турында искәртү.
-
Ярдәм итик 01.12.2025

28 ноябрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында 1Б,2Б,3Б, 3В, 4А, 4Б, 5А, 5Б, 5В, 6А,7А,8А,8Б, 9А сыйныфлары “Круг друзей” акциясендә актив катнаштылар. Шулай ук акциядә Алдынгылар Советының “Волонтерлык” юнәлеше дә катнашты. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен уку кирәк-яраклары алып килделәр. Җыелган кирәк-яракларны Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгенә тапшырдылар.
Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт! Алга таба да акцияләрдә актив катнашырга чакырабыз!
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 01.12.2025

Бүген, 1 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес йорт хайваннарының кеше тормышындагы роле, хайваннарга карата җаваплы караш, йорт хайваннарын асрау буенча cоциаль җаваплылык, дәүләт чаралары турында күзаллаулар формалаштыру, хайваннарны йортта асрауны җайга салу һәм табигатьне саклау турында иде. “Йорт хайваннары” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Футбол ярышы финалы 29.11.2025

29 ноябрь көнне гимназиябезнең 2010-2011 елгы егетләр командасы футзал буенча Бөтенроссия “Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы” бәйгесе кысаларында уздырылган турнирның шәһәр этабында катнашып, йомгаклау уенында II урынга лаек булды.
Егетләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Шахмат турниры узды 28.11.2025

Алдынгылар хәрәкәтенең “Спорт”, “Мәгариф һәм белем” юнәлешләре актив эшчәнлеген дәвам итә.
28 ноябрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында, Алдынгылар Советы председателе – Сатарбеков Аслиддин шахмат турниры үткәрде. Чара 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырылды һәм “Ак ладья” дип аталды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Азизов Кәрим (10а);
2 урын – Саттаров Руслан (10а);
3 урын – Сатарбеков Аслиддин (10а).
-
Россия Бөркетләре. Шефлык
26.11.2025
Әниләр көне уңаеннан гимназиябез укучылары “Әниемә иртәнге аш” акциясендә катнаштылар. Укучылар тәмле иртәнге аш әзерләп, яраткан әниләрен котладылар.
Акцияне Алдынгылар Хәрәкәте оештыра.
Кадерле дуслар! Әлеге чарада сез дә актив катнаша аласыз. Моның өчен сезгә иртәнге аш әзерләгән мизгелләрне видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Акциягә кушылыгыз!
-
Күн туп 25.11.2025

25 ноябрь көнне гимназиябезнең 2010-2011 елгы егетләр командасы футзал буенча “Күн туп” (“Кожаный мяч”) – мәктәп футбол лигасы” бәйгесенең шәһәр этабында катнашып, йомгаклау уеннарында җиңү яуладылар. Чара “Радиоприбор” клубында Казан шәһәре гомум белем бирү оешмалары арасында үткәрелде. Соңгы йомгаклау уены 29 ноябрь көнне узачак.
-
Фильм күрсәтелде 24.11.2025

24 ноябрь көнне гимназиябез укучыларына “Качни судьбу” исемле фильм күрсәтелде. Фильм нигезендә Казан шәһәре яшүсмерләрен социальләштерүнең уңышлы тарихы ята. Шулай ук Татарстан Республикасы остазларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең комплекслы эше тәкъдим ителгән.
-
Тәрбяви фильм 24.11.2025

24 ноябрь көнне актлар залында 9-10 сыйныф укучыларына тәрбияви фильм күрсәтелде. Ул Татарстан Республикасы «Җәмәгатьчелекнең җинаятьчелеккә каршы тору тәртибен тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан төзелде. Фильмның максаты – бер минутлык файда өчен җинаять кылган яшьүсмерләр язмышын күрсәтү.
Фильм наркоманияне һәм наркоҗинаятьләрне профилактикалауга юнәлтелгән, шулай ук балалар һәм ата-аналар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәтә.













