Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Игелекле эшләр агентлары 05.12.2025

5 декабрь көнне Россиядә волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Заляева Г.А. һәм Алдынгылар Советының “Волонтёрлык” юнәлеше 5 сыйныфларга “Игелекле эшләр агентлары” исемле уен үткәрделәр.
Чара катнашучыларга уен формасында волонтёр эшчәнлеге белән танышырга һәм иҗадилык потенциалын ачарга мөмкинлек бирде.
Атмосфера чын мәгънәсендә илһамландыра торган иде:
- командалар актив рәвештә фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, креатив идеяләр тәкъдим иттеләр;
- волонтерлар оешмасының һәр «бүлегендә» катнашучылар волонтёрлыкның реаль тәҗрибәсе белән уртаклаштылар;
- катнашучылар биремнәрне үтәп кенә калмадылар, «Ә волонтёрлык нәрсә ул?», «Нинди акцияләр була?», «Онлайн ярдәм итәргә мөмкинме?» дигән сораулар да җавап бирделәр.
-
Фидакарьлек, батырлык һәм дан турында 05.12.2025

5 декабрь көнне актлар залында 8-11 сыйныф укучылары өчен Константин Васильев музее хезмәткәре Галина Петровна Короблева тарафыннан күчмә лекцияләр үткәрелде.
Галина Петровна "Фидакарьлек, батырлык һәм дан турында" программасы белән чыгыш ясады. Ул рус рәссамы Константин Васильевның тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышына багышланган картиналар турында сөйләде!
-
Аксаков укулары 05.12.2025

5 декабрь көнне "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан XV "Аксаков укулары" республика күләм фәнни-тикшеренү һәм иҗади бәйгесе узды.
Чарада гимназиябез укучылары да актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
-6а сыйныфы укучысы Галимуллина Әминә "Со мной Пушкиным пленяться" номинациясендә 3 нче урынны яулады;
"Бесценный кладезь обучение в Казани" номинациясендә 6б сыйныфы укучысы Усынин Артем катнашучы дипломына лаек булды.
-
Л.Н. Толстой музеенда 05.12.2025

5 декабрь көнне 7а сыйныфы укучылары Л.Н. Толстой музеенда экскурсиядә булдылар.
Укучылар язучының Казан чоры һәм университетта укыган еллары турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар.
-
Игелекле эшләр 05.12.2025

5 декабрь көнне Россиядә волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Заляева Г.А. һәм Алдынгылар Советының “Волонтёрлык” юнәлеше 5 сыйныфларга “Игелекле эшләр агентлары” исемле уен үткәрделәр.
Чара катнашучыларга уен формасында волонтёр эшчәнлеге белән танышырга һәм иҗадилык потенциалын ачарга мөмкинлек бирде.
Атмосфера чын мәгънәсендә илһамландыра торган иде:
командалар актив рәвештә фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, креатив идеяләр тәкъдим иттеләр;
волонтерлар оешмасының һәр «бүлегендә» катнашучылар волонтёрлыкның реаль тәҗрибәсе белән уртаклаштылар;
катнашучылар биремнәрне үтәп кенә калмадылар, «Ә волонтёрлык нәрсә ул?», «Нинди акцияләр була?», «Онлайн ярдәм итәргә мөмкинме?» дигән сораулар да җавап бирделәр.
-
Яшь алып баручы 04.12.2025

4 декабрь көнне 1б сыйныфы укучысы Хасанова Ралинә Бөек Җиңүгә багышланган “Яшь алып баручы” шәһәр конкурсында актив катнашты.
Ралинәгә уңышлар телибез!
-
Җир планетасында Актүш маҗаралары 03.12.2025

3 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы кысаларында, актлар залында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Җир планетасында Актүш маҗаралары” спектакле күрсәтелде. Чараны “Тимерюлчылар” мәдәният сарае “Клаксон” халык театры әзерләде.
Актерларның чыгышлары кызыклы, мавыктыргыч театральләштерелгән тамаша аша балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтте. Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Спектакль башланганчы укучылар алдында Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактикалау бүлеге әйдәп баручы белгече Мозафарова З.В. "Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасы белән чыгыш ясады. Барлык укучыларга да ут кайтаручы элементлар (брелки) тапшырды.
-
Игелек формуласы 03.12.2025

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне уңаеннан гимназиябездә "Игелек формуласы" исемле кинолекторий узды. Чара кысаларында катнашучыларга "Музыка внутри" фильмы күрсәтелде. Анда инвалидлыкны җиңеп чыгучы һәм төрле тормыш сынауларына бирешмәүче төп геройның тарихы ачыла.
Бу фильм кыенлыкларны җиңү, алга таба атлау итү өчен үзеңдә эчке ресурслар табу һәм куелган максатларга ирешүнең көчле мисалы булып тора.
-
Кызыл канәфер 03.12.2025

3 декабрь көнне, Билгесез солдат көне кысаларында, гимназиябездә “Кызыл канәфер” исемле мастер-класс үткәрелде. 6а сыйныфы шефлык итә торган 3а сыйныфында укучыларга кызыл канәфер ясау серләре өйрәтелде.
Һәр бала, күңел җылысын биреп, үз канәферен ясады. Процесс детальләргә игътибарлылык, бай фантазия таләп итте.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #оДнеНеизвестногоСолдатаНД
#КалендарьПервых #ДвижениеПервых #ПервичкаВДеле
#1татаргимназиясе
#МБОУтатарскаягимназия1имГТукая -
Билгесез солдат көне
03.12.2025
3 декабрь көнне гимназиябездә Билгесез солдат көненә багышланган радиоэфир узды.
Алып баручылар укучыларны истәлекле көннең тарихы, символлары һәм кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Шулай ук эфирда туган ил, сагыну, тынычлык темаларына татарча җырлар яңгырады.
Чара тарихи хәтерне сүз һәм музыка аша сакларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт тәрбияли.













