Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ел укытучысы - 2026 19.12.2025

19 декабрь көнне “Ел укытучысы - 2026” педагогик осталык бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабитова Эльвина Маратовна “Педагогик дебют” номинациясендә III урынга лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Ата-аналар җыелышы 18.12.2025

18 декабрь көнне гимназиябезнең актлар залында 6-11 сыйныф әти-әниләре өчен гомуми җыелыш үткәрелде.
Чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча идарә башлыгы Баһаутдинова Диана Алиевна да катнашты.
Ул "Казан шәһәрендә яшүсмерләр җинаятьчелеге" темасына чыгыш ясады. -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр
15.12.2025
Бүген, 15 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес гаделлекне Россия җәмгыятендә мөһим рухи-әхлакый кыйммәт буларак аңлау формалаштыру, Конституциянең дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы роле турында иде. “Канун һәм гаделлек. Россия Конституциясе көненә багышлана” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Җиңүне бөтен совет халкы яулады 15.12.2025

15 декабрь көнне "Җиңүне бөтен совет халкы яулады" дип исемләнгән ачык шәһәр рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Гимназиябезнең 5а сыйныфы кызлары Мостафина Г., Боброва Д., Зәйнуллина А. лауреат булдылар, ә Калашникова К. 2 урынга лаек булды.
Укучыларыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
12 декабрь – Россия Конституциясе көне 12.12.2025

12 декабрь – Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә һәм иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Конституция – дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе. Илебез шушы закон нигезендә яши.
Шул уңайдан гимназиябездә “Конституция турында без нәрсә беләбез?” исемле интеллектуаль уен узды. Чара барышында укучылар Россия Федерациясенең конституцион төзелеш нигезләре турында белемнәрен гомумиләштерделәр һәм системалаштырдылар.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2025

12 декабрь көнне 2б сыйныфында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган сыйныф сәгате узды.
Укучылар, сыйныф җитәкчесе Сабитова Э.М. белән берлектә, Конституциянең ничек үзгәрүе, нинди бүлекләрдән торуы, аның әһәмияте турында сәйләштеләр.
-
Әдәби-музыкаль композиция “Мәскәү өчен сугыш” әдәби-музыкаль композиция 11.12.2025

5 декабрь - Россиянең Хәрби дан көне - Мәскәү өчен сугышта совет гаскәрләренең контрһөҗүме башланган көн. Ә 9 декабрьдә – Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген гимназиябездә "Мәскәү сугышы"на багышланган чаралар үткәрелде.
6а, 6б, 8а, 9а, 10а сыйныфларында “Батырлык дәресләре” узды. Соңрак актлар залында “Мәскәү өчен сугыш” исемле әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
Чарада мөхтәрәм кунаклар да катнашты:
-Волкова Галина Алексеевна, Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар Советы рәисе урынбасары;
-Барскова Татьяна Васильевна, Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы Ветераннар советы рәисе;
-Даутов Рашид Мисхатович, «Точмаш» заводы ветераны;
-Якимова Муслима Гумаровна, Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты укытучысы;
-Мостафина Рәзилә Рафиковна, УНИМИН – строй техник бүлеге җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы;
-Ефимов Алексей Вячеславович, Константин Васильевның картина галереясе экскурсоводы;
-Гаспарян Норик Ашотович, депутат Л. Т. Букалина ярдәмчесе;
-Карпов Максим Евгеньевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе киңәшчесе.
Сәхнәдә сугыш еллары кинохроникасы, шигырьләр, җырлар яңгырады. Чарада Константин Васильев картиналары галереясе экскурсоводы Алексей Вячеславович та чыгыш ясады. Ул тамашачыларны “Парад 41” картинасы белән таныштырды.
Әдәби-музыкаль композиция “Мәскәү сугышы” викторинасы җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.
-
Шоколад музеенда 11.12.2025

11 декабрь көнне 5В сыйныфы укучылары "Шоколадушка" шоколад музеенда экскурсиядә булдылар. Балалар татлы ризыкының тарихы белән танышып кына калмадылар, ә үзләре дә шоколад ясап карадылар.
-
Баскетбол ярышы узды 11.12.2025

11 декабрь көнне гимназиябезнең егетләр командасы баскетбол буенча йомгаклау ярышында катнаштылар. Бәйге Идел буе һәм Вахитов районнары гомуми белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән Спартакиада кысаларында үтте. Гимназиябез командасы III урынга лаек булды.
Егетләребезне котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Ел укытучысы - 2026 10.12.2025

10 декабрь көнне гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Сабитова Э.М. “Ел укытучысы - 2026” педагогик осталык бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә катнашты.
Бәйгенең йомгаклау (“Мастер-класс”) этабы Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче лицеенда үткәрелде.
Эльвина Маратовнага алга таба да уңышлар телибез!













