Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 560 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 05.03.2026

9 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укучыларда
дипломатия турында төп институт буларак күзаллаулар формалаштыру,
халыкара мөнәсәбәтләр һәм дәүләт хезмәте турында иде. "Кем ул дипломат?" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
"Эрудит" олимпиадасы 05.03.2026

14 февраль көнне 1б сыйныфы укучылары Алимов Хәлим һәм Абдуләхәтов Камил математика фәненнән "Эрудит" олимпиадасында актив катнаштылар.
Нәни укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар, фәнни ачышлар телибез! -
Ата-аналар иминлек өчен" республика бәйгесен 28.02.2026

28 февраль көнне гимназиябезнең 2 "Б" сыйныфы ата-аналар активы "Ата-аналар иминлек өчен" республика бәйгесендә катнашып, лауреат булдылар. Чара Казан шәһәре Идел буе районының 186 лицеенда үткәрелде.
2 "Б" сыйныфы коллективына зур рәхмәт белдерәбез! Уңышлар телибез! -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 27.02.2026

27 февраль көнне "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Батырлар һәм атлар: башкорт рухы символлары" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, башкорт орнаментлары белән таныштылар,ат сурәтен милли бизәкләр белән бизәделәр, башкорт халык бөтиләре ясадылар. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 26.02.2026

23-27 февраль көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Батырлар һәм атлар: башкорт рухы символлары" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, башкорт орнаментлары белән таныштылар,ат сурәтен милли бизәкләр белән бизәделәр. -
Россия бөркетләре" эмблемасы төшерәлгән уникаль папка-сумка 24.02.2026

1 сыйныф җитәкчеләренә "Россия бөркетләре" эмблемасы төшерәлгән уникаль папка-сумка тапшырылды.
Бу бүләк укытучылар эшчәнлегендә бик яхшы өстәмә ярдәм һәм проектта актив катнашу өчен өстәмә стимул булачак.
Яңа папкалар укытучыларга файда китерсен, балаларны уңышларга һәм югары максатларга ирешүгә рухландырсын!
-
Открыткалар ясадылар 23.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары - 6а сыйныфы укучылары, 2а сыйныфы белән берлектә открыткалар ясадылар.
Әтиләр һәм бабайлар өчен ясалган открыткаларга укучылар матур теләкләр, котлау сүзләре яздылар. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 20.02.2026

16-20 февраль көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Борынгы аучыларның серләре: Пермь җәнлек стиле иленә сәяхәт" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Төрле җәнлек фигуралары буядылар. -
Халыкара туган тел көне 20.02.2026

20 нче февраль көнне гимназиябездә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 булуга, Халыкара туган тел көненә багышланган ункөнлекләрне йомгаклау чаралары узды: радиодан музыкаль һәм әдәби тапшырулар яңгырады, тәнәфесләрдә интеллектуаль һәм иҗади уеннар үткәрелде, актлар залында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Муса Җәлилгә багышланган чаралар шагыйрьнең XX-XXI гасырлар культурасы контекстында әдәби мирасы, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда мөһим булса, Халыкара туган тел көнен үткәрүнең укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә әһәмияте зур.
-
"Башваткыч" уены мизгелләре 20.02.2026

20 февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күп чаралар узды.
Фотосурәтләрдә 3б сыйныфында үткәрелгән "Башваткыч" уены мизгелләрен күрә аласыз.













