Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Изгелек ярминкәсе 15.05.2026

15 май көнне гимназиябездә традицион Изгелек ярминкәсе узды. Хәйрия ярминкәсендә укучылар, укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре актив катнашты.
Барлык җыелган акчалар гимназиябез укучысына авырудан соң тернәкләнү өчен тапшырылачак.
Ярминкә уңышына үз өлешен керткән һәркемгә: оештыручыларга, катнашучыларга, сатып алучыларга һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бу матур традиция дәвамлы булсын һәм безне яңа казанышларга рухландырсын! -
Җиңүнең көче халыклар бердәмлегендә 13.05.2026

13 май көнне гимназиябезнең 3 «А» сыйныфы укучылары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Традицион кыйммәтләр: бердәмлек күперләре» стратегик сессиясе кысаларында «Җиңүнең көче халыклар бердәмлегендә» акцисенә кушылдылар.
Укучылар Россия байрагы рәвешендә арт-объект төзеделәр һәм аңа Бөек Ватан сугышы ветеранарына рәхмәт сүзләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга матур теләкләр һәм геройларны искә алу вәгъдәләре яздылар.
Иҗади эш балаларга тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга һәм үз гражданлык позициясен сәнгать аша күрсәтергә ярдәм итте. -
Һөнәри квест. Беренче адымнар 13.05.2026

13 май көнне 5А сыйныфы укучылары «Һөнәри квест. Беренче адымнар» программасы кысаларында Уникаль осталык үзәгендә булдылар.
Укучылар өчен үзәк буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. 5А сыйныфы иҗади остаханәләр, музей һәм күргәзмә киңлекләрендә дә булдылар.
Балалар Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы һәм Казан чигү мәктәбе павильоннарында булдылар, чүлмәкчеләр һәм үрүчеләр эшләрен карадылар, шулай ук самоварлар коллекциясенә сокландылар. -
Җиңү тәрәзәләре 08.05.2026

Җиңү көне алдыннан гимназиябез укучылары «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия патриотик акциясендә актив катнашалар. Акциягә 3 «А», 3 «Б», 5 «А», 5 «Б», 8 «А» сыйныфлары кушылды.
Балалар кабинетларының тәрәзәләрен Бөек Җиңүгә багышланган тематик композицияләр белән бизәделәр. -
Бөек Җиңү көненә багышланган радиоэфир 08.05.2026

8 май көнне гимназиябездә дәресләр 9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган радиоэфир белән башланып китте. Радиоэфир Геройларны искә алырга, Бөек Ватан сугышы тарихын сөйләргә һәм бәйрәм атмосферасында мәктәп укучыларын һәм педагогларны берләштерергә ярдәм итте.
-
Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә 08.05.2026

Бөек Җиңү көне алдыннан гимназиябездә «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» халыкара акциясе узды. Чара патриотик тәрбиянең мөһим өлешенә һәм Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мөмкинлегенә әверелде. Укучылар Ватаныбыз өчен көрәшкән бабаларының портретларын алып килделәр.
Чара барышында Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады, 3 «А» сыйныфы ялкынлы бию белән чыгыш ясады.
Акциянең кульминациясе "Үлемсез полк" йөреше булды: укучылар сугышта катнашкан бабайларның портретлары белән гимназия тирәли әйләнеп уздылар.
Актив катнашкан өчен барлык укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәбез! -
Макулатура җыю 07.05.2026

5-7 май көннәрендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гимназия укучылары, укытучылар һәм ата-аналар макулатура җыюны оештырдылар. Һәркем акциягә үзеннән зур өлеш кертте.
Акциядә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! -
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган тематик күргәзмә оештырылды 07.05.2026

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан гимназиядә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган тематик күргәзмә оештырылды.
Экспозиция сугыш темасына ясалган рәсемнәрдән, китаплардан һәм Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасыннан әзерләнде.
Хәрби техника макетлары аеруча игътибарга лаек. Балалар макетларны югары төгәллек белән генә әзерләп калмадылар, ә һәр модельнең тарихы, аның сугышлардагы роле һәм техник характеристикалары турында җентекле тасвирламалар да әзерләделәр.
Күргәзмә халкыбызның батырлыгы турында мәгълүматларны саклап калырга һәм тарихи дөреслекне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. -
Хәтер вахтасы 07.05.2026

7 май көнне 8б сыйныфы укучылары "Хәтер вахтасы" бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Ул Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
-
Укучылар Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Казан төгәл машиналар төзү заводы һәйкәле янындагы митингта актив катнаштылар 06.05.2026

6 май көнне 5а, 5б, 6б сыйныфы укучылары Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Казан төгәл машиналар төзү заводы һәйкәле янындагы митингта актив катнаштылар.
Чарада Казан төгәл машиналар төзү заводы ветераннар советы рәисе Алексеева В.А., шулай ук завод ветераннары Жариков В. Ф., Сабирҗанова Р. А., Сәмигуллина С. Г., Сәйфетдинова Р. Н., Декляева А. Г., Фәхриева Ф. Б. катнаштылар.
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдып, бер минутлык тынлык белән башланып китте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, хәрби темага җырлар башкардылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чара "Җиңү көне" җыры белән тәмамланды.













