муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 111 воспитанников/111 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
С Днем защиты детей! 01.06.2026

С Днем защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми. Беззаботными, веселыми, радостными. Хочется пожелать, чтобы каждый ребенок был здоров и окружен заботой родителей. Пусть небо над головой всегда будет мирным, а каждый новый день — добрым и интересным. А родителям пожелаем терпения, доброты и нежности. Не забывайте, что именно вы в ответе за счастливое и безопасное детство ребятишек!
-
Теләче прокуратурасына экскурсия 26.05.2026

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район прокуратурасына экскурсиягә бардылар. Максат – балаларга прокуратураның тарихын һәм законлылыкны саклаудагы ролен аңлату. Теләче районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Суглова Елена Ивановна балаларны үзе каршы алды. Экскурсия вакытында алар прокуратураның эше, аның бурычлары һәм законнарны үтәүнең әһәмияте турында белделәр. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, эш урыннарын карадылар һәм ведомствоның эш принципларын өйрәнделәр. Мондый очрашулар балаларда законга хөрмәт һәм хокукый грамоталылыкны үстерә. Экскурсия ахырында балалар прокуратура хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Чыгарылыш кичәсе узды 22.05.2026

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында түземсезлек белән көтелгән чыгарылыш кичәсе узды. Бу көнне 21 тәрбияләнүче өчен бакча белән хушлашу һәм яңа тормыш этабына — мәктәпкә аяк басу мизгеле җитте. Бәйрәм җылы, якты һәм бәйрәмчә рухта үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, беренче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Тәрбиячеләрдән, мөдирдән әти-әниләргә һәм нәни чыгарылышларга котлау сүзләре яңгырады. Чарада «Алдынгылар хәрәкәте»нең активистлары да катнашты. Алар булачак беренче сыйныф укучыларын котлады, укуларында уңышлар, яңа ачышлар теләде һәм значок, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр күңелендә якты хатирә булып уелып калды. Бу көн нәни чыгарылышлар өчен яңа тормыш баскычына — белем дөньясына тәүге адымнарына нигез салды. Яшь йөрәкләрдәге хыяллар, өметләр һәм шатлыклы елмаюлар бу бәйрәмне тагын да нурлырак итте.
-
Яр Чаллы шәһәрендә 20.05.2026

2026 елның 19 маенда Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлекләре: таләпләр һәм аларны хәл итү юллары» темасына секциясе узды. Секция эшендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. катнашты. Катнашучылар балаларның мәктәпкәчә белем алуга тигез мөмкинлекләрен тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, мәгариф учреждениеләре очраткан заманча мәсьәләләрне карадылар һәм уңышлы практикалары белән уртаклаштылар.
-
«Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды 18.05.2026

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Россия халыклары бердәмлеге елына, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды. Бәйгенең максаты балалар тарафыннан урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләрен формалаштырудан гыйбарәт иде. Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, , Теләче 1,2,3 нче номерлы балалар бакчасыннан 13 гаилә катнашты. Гаиләләр «визит карточкасы», «юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар» һәм радиоидарәле модельләр классында ярышлардан торган бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук автомобильнең радиоидарәле моделен йөртә белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
«Акыллы уеннар» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар. 16.05.2026

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Хадиева Аделина һәм Фасхетдинов Данияр тәрбияче Минһаҗева Г.Р. белән, 16 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар. Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар. Афәрин!
-
«Киләчәккә имин юл буйлап!» район күләм бәйге 15.05.2026

Бүген Иске Җөри балалар бакчасы балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча «Киләчәккә имин юл буйлап!» район күләм бәйге үткәрде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге бәйгедә актив катнаштылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар арасында: Сәләхиев Самир , Хисамиева Айзилә (тәрбиячесе Минһаҗева Г.Р.), Якупова Милана (тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) Безнең балалар мактаулы 2 урынны алдылар! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләрне һәм аларның искиткеч тәрбиячеләрен чын күңелдән яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр, якты хисләр һәм киләчәккә куркынычсыз юллар телибез!
-
«Тюлячинская звездочка -Теләче йолдызчыгы» район фестиваленең Гала концерты 15.05.2026

14 май көнне, район мәдәният йортында, «Тюлячинская звездочка -Теләче йолдызчыгы» район фестиваленең Гала концерты үткәрелде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С.) әлеге чарада катнашып I дәрәҗә дипломга һәм конкурс логотибы төшерелгән статуэткага лаек булды! Афәрин!!!
-
«Ин милли тәрбияче -2026» 14.05.2026

Биектау муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр арасында үткәрелүче «Ин милли тәрбияче -2026» Республикакүләм бәйгедә жинүче Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Г.И.(1 урын), Минһаҗева Г.Р. (3 урын) жинүләре белән котлыйбыз!
-
Ачык тәрәзә- сак булыгыз! 14.05.2026

Җәй көне күп ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын онытып җибәрә. Ә бит ел саен тәрәзәдән егылып төшеп, бик күп сабыйларның гомере өзелә. Фаҗига булдырмас өчен берничә кагыйдәне ныклап үтәргә кирәк:
-Өйдә бала бар чакта тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Бик игътибарлы булсагыз да, фаҗига килеп чыгар өчен бер секунд җитә.
-Черки-чебеннән саклаучы сеткалар куймагыз. Балалар аларга таянып, килеп төшә.
-Баланы караучысыз калдырмагыз!







