муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
«Теләче йолдызчыгы» 15.04.2025

Бүген район мәдәният йортында «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат фестиваленең Гала -концерты булды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан да тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады Хафизова Алисә һәм Шамарданов Бахтияр - конферанс, Баева Залина- вокал-соло, "Нәни энҗеләр" - вокаль ансамбле,бию төркеме. Балалар дипломнар белән бүләкләнде.
-
"Асылташлар" бәйгесе 11.04.2025

Ватанны саклау елы һәм Бөек Җиңүнең 80- еллыгы кысаларында бүген 11 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, патриотик кыйммәтләрне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.
-
12 апрель – Космонавтика көне 10.04.2025

Космонавтика көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган чаралар узды. Аларның максаты: балаларның космос, аны беренче булып ачучылар, танылган космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, танып белү активлыгын үстерү, эрудициянең гомуми дәрәҗәсен күтәрү; үз Ватаныбыз өчен горурлы тәрбияләү. Зурлар төркеме балалары белән космос, Кояш системасы планеталары, космик очышлар турында танып-белү дәресләре һәм әңгәмәләр үткәрелде, дәресне зурлар төркемендә тәрбияләнүче Сәйфетдинов Дамир Р. үткәрде. Соңыннан тәрбияче Хәбирова Ф.ф. балалар белән тәҗрибә - эксперименталь эшчәнлек үткәрде, нәтиҗәдә балалар вулканның атылуын күрделәр.
-
Для многодетных семей на Госуслугах появилось электронное удостоверение 08.04.2025

Оно является аналогом бумажного документа.Теперь для подтверждения права на получение льгот и скидок многодетным семьям достаточно показать специальный QR-код из приложения Госуслуг. Проверяющие отсканируют код через сервис «Госкан». Электронный документ можно использовать по желанию наравне с бумажным.
-
"Барысы да Җиңү өчен"дигән гуманитар ярдәм җыю акциясе 07.04.2025

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында мобилизацияләнгән сугышчыларга "Барысы да Җиңү өчен"дигән гуманитар ярдәм җыю акциясе узды. Акциянең максаты солдатларның сугышчан рухына күтәрү,ярдәм итү, гражданнарның бердәмлеген күрсәтү, бергә булу, ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау. Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларны (тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр ), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар һәр бер төре 80 дәнә. Хезмәткәрләргә һәм педагогларга әлеге акциядә актив катнашулары өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.
-
7 апреля- Всемирный день здоровья! 07.04.2025

7 апреля, во Всемирный день здоровья, Общероссийский Профсоюз образования торжественно дает старт акции «PROгимнастика». Эта вдохновляющая инициатива, являясь яркой частью федерального проекта «Профсоюз – территория здоровья», призвана пробудить в работниках и учащихся системы образования стремление к ежедневным занятиям производственной гимнастикой. Пусть каждый день станет шагом к здоровью и благополучию! Приглашаем вас стать частью этого движения, полного энергии и заботы о себе!
-
Субботник 04.04.2025

В рамках экологического двухмесячника в МБДОУ –Тюлячинском детском саду№3 прошел субботник по уборке территории детского сада. Цель субботника понятна каждому – сделать наш детский сад более чистым, благоустроенным и приятным. Приятно видеть результат своего труда, каждый внёс в это дело частичку своего тепла, чистая территория детского сада радует глаз всех окружающих.
-
Экологик икеайлык кысаларында 02.04.2025

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы эшчеләре өмәгә чыкты . Аның барышында йөрү участокларын җыештырдылар.
-
Көлке көне 01.04.2025

Бүген Көлке көне. Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Безнең Теләчә 3нче балалар бакчасында да Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоун Бим булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә тәрбиячеләребезгә (Шакирова Г.И.,Мингазова Г.Р.) зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2025

Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Халыкара кошлар көне уңаеннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән “Безнең кошкайларыбыз” дигән темага рәсем ясау чарасы үткәрелде. Чара ахырында балаларга тәрбиячеләр кошлар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Безнең якларда кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошлар турында сөйләделәр. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!







