муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара өлкәннәр көне! 01.10.2025

Күркәм гадәт буенча октябрь башында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Өлкәннәр көне-олы яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә торган бәйрәм ул. Бу үзенчәлекле көнне хезмәт ветераннарына йөрәк җылысын һәм ихлас котлауларын юлладылар. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Хафизова А.Р.үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр, матур җыр җырладылар. Мондый очрашулар яшь буынның өлкәннәргә карата мөнәсәбәтен хөрмәт һәм рәхмәт белән тутыра.Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, озын гомер теләп кала.
-
«Сәяхәт башлана» дәфтәрләрен тапшырдылар 26.09.2025

Бүген безгә МБГУ «Теләче УГМ»нан остаз-дусларыбыз килде. Алар «Алдынгылар хәрәкәте» нең кыйммәтләре турында сөйләделәр, тантаналы рәвештә «Сәяхәт башлана» дәфтәрләрен тапшырдылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән «Беренчеләр вакыты» дигән квест- уенын үткәрделәр.
-
Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм... 26.09.2025

«Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм..» дигән «Алдынгылар хәрәкәте» акциясендә катнашу - тәрбиячеләргә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы остазлар белән берлектә, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә үз куллары белән ясаган йөрәкләрне бүләк иттеләр һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар!
-
Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән!!! 26.09.2025

Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
-
Чәчәк орлыкларын җыйдылар 24.09.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә чәчәк орлыкларын җыярга чыктылар.
-
Мәктәпкә экскурсиягә бардылар 19.09.2025

19 сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф., Магсумова Р.М., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С ., танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар.
-
Зурлар төркемендә коллектив эш: "Бердәм светофор» 19.09.2025

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик атна кысаларында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр гаҗәеп коллектив эш ясадылар.
-
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы 16.09.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә профилактик чаралар , шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында янгынга каршы юнәлештә, танып белү чаралары, янгын сүндерүчеләр хезмәтенә багышланган дәресләр уза. Балалар күркәм традиция буенча 134 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия белән баралар.
-
«Әти, әни, мин – велосипед гаиләсе» район бәгесе 12.09.2025

2025 елның 12 сентябренда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен "Игътибар, балалар!» район профилактика акциясе кысаларында «Әти, әни, мин –велосипед гаиләсе» район бәгесе уздырылды.
-
Посетили ледовый дворец 10.09.2025

Воспитанники подготовительной группы МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 вместе с воспитателем Хабировой Ф.Ф. и младшим воспитателем Магсумовой Р.М. посетили ледовый дворец «Тюлячи-Арена».







