муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 111 воспитанников/111 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
-
С Днем защиты детей! 01.06.2026

С Днем защиты детей! Пусть наши дети как можно дольше остаются детьми. Беззаботными, веселыми, радостными. Хочется пожелать, чтобы каждый ребенок был здоров и окружен заботой родителей. Пусть небо над головой всегда будет мирным, а каждый новый день — добрым и интересным. А родителям пожелаем терпения, доброты и нежности. Не забывайте, что именно вы в ответе за счастливое и безопасное детство ребятишек!
-
Теләче прокуратурасына экскурсия 26.05.2026

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район прокуратурасына экскурсиягә бардылар. Максат – балаларга прокуратураның тарихын һәм законлылыкны саклаудагы ролен аңлату. Теләче районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Суглова Елена Ивановна балаларны үзе каршы алды. Экскурсия вакытында алар прокуратураның эше, аның бурычлары һәм законнарны үтәүнең әһәмияте турында белделәр. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, эш урыннарын карадылар һәм ведомствоның эш принципларын өйрәнделәр. Мондый очрашулар балаларда законга хөрмәт һәм хокукый грамоталылыкны үстерә. Экскурсия ахырында балалар прокуратура хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Чыгарылыш кичәсе узды 22.05.2026

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында түземсезлек белән көтелгән чыгарылыш кичәсе узды. Бу көнне 21 тәрбияләнүче өчен бакча белән хушлашу һәм яңа тормыш этабына — мәктәпкә аяк басу мизгеле җитте. Бәйрәм җылы, якты һәм бәйрәмчә рухта үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, беренче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Тәрбиячеләрдән, мөдирдән әти-әниләргә һәм нәни чыгарылышларга котлау сүзләре яңгырады. Чарада «Алдынгылар хәрәкәте»нең активистлары да катнашты. Алар булачак беренче сыйныф укучыларын котлады, укуларында уңышлар, яңа ачышлар теләде һәм значок, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр күңелендә якты хатирә булып уелып калды. Бу көн нәни чыгарылышлар өчен яңа тормыш баскычына — белем дөньясына тәүге адымнарына нигез салды. Яшь йөрәкләрдәге хыяллар, өметләр һәм шатлыклы елмаюлар бу бәйрәмне тагын да нурлырак итте.







