муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
«Бала – төп пассажир»акциясе узды 30.06.2025

Ата - аналарның (законлы вәкилләрнең) игътибарын балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү проблемасына җәлеп итү максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) балалары белән автомобиль салонында «Бала-төп пассажир»акциясе үткәрелде. Ата – аналарга буклет-белешмәләр тапшырылды. Шул ук максат белән " минем балам эләктерелгән, ә синеке?». Акция ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды.
-
«Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы кысаларында 25.06.2025

Бүген районда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүче балалар (тәрбячеләр Минһаҗева Г.Р.,Хуҗина Р.Г.) кунакларыбызга җыр-биюле уеннар күрсәттеләр.
-
"Хәтер һәм кайгы көне" 23.06.2025

Балалар бакчасында "Хәтер һәм кайгы көне" нә багышланган тематик чаралар узды, алар балаларда тарихка хөрмәт тәрбияләү һәм датаның әһәмиятен аңлау максатында үткәрелде.
-
12 июня — День России! 11.06.2025

Россия көне алдыннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган тематик көн узды.
-
«Уйныйбыз да , җырлыбыз күңелле ял итәбез» 10.06.2025

Бүген Теләче авылының үзәк паркында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Уйныйбыз да , җырлыбыз күңелле ял итәбез» дип исемләнгән күңелле чара узды, аны Теләче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Балалар вакытларын җырлар һәм халык уеннары белән шат күңел белән үткәрделәр.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 05.06.2025

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгыз белән сөйләшегез һәм аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерегез, игътибарлы булыгыз:
- мөмкин булганча балаларны караучысыз калдырмагыз;
шырпыларны, зажигалкаларны күз алдыгызда калдырмагыз! Балагызга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында ешрак искә төшерегез. Бала шырпы – уенчык түгел, ә ут - күңел ачу түгеллеген аңласын. Балаларыгызга экстремаль ситуациядә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген сөйләгез, чөнки еш кына балада пассив-оборона реакциясе эшли һәм уттан качасы урында балалар шкафларда яки карават астында качалар, почмакка тыгылалар;
- баланың адресын белүенә инаныгыз!
-
А.С. Пушкин әкиятләре буенча видео сәгать 03.06.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән тәрбиячеләр А.С. Пушкин әкиятләре буенча видео сәгать үткәрделәр. Балалар "Үлгән патшабикә һәм җиде баһадир турында әкият" мультфильмын карадылар. Мультфильмны караганнан соң, балалар Әкият турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр. Чара әкият геройларын һәм әкият сюжетларын төркемнәрдә буяу белән дәвам итте.
-
"Сабантуй" 30.05.2025

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күптән көтелгән "Сабантуй" милли татар бәйрәме узды. Бәйрәм "Сабантуйга барабыз" дигән шигыре һәм җыры белән ачылды. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , балык тоту . Барлык уеннар да дәртле музыка белән үрелеп барды. Балаларны бүләкләр, күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашу сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Шәп, кызык, ялкынлы иде!
-
“Бирнә җыю” йоласы 28.05.2025

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Сабантуй аладыннан уздырыла торган, “Бирнә җыю” йоласы белән якыннан таныштылар: алар бакча тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән, бәйрәмгә бүләк җыйдылар.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларны татар халкының милли йолалары белән таныштыруга зур игьтибар бирәләр, шул йолаларны көнкүрештә кулланнырга да өйрәтәләр. Балачактагы хәтер гомер буена саклана диләр.
-
28 мая, в России отмечается День пограничника! 28.05.2025

28 мая наша страна чествует тех, кто стоит на страже рубежей Родины – пограничников. В этот день, пронизанный духом патриотизма, воспитанники подготовительной группы МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3, вместе с юными активистами «Движения Первых», отдали дань памяти героям, посетив монумент «Пограничникам всех поколений», находящийся в аллее славы. Теплая встреча с земляками, прошедшими суровую школу пограничной службы, стала для ребят живым уроком мужества и преданности Отчизне.







