муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Всероссийская акция «Окна Победы». 06.05.2025

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.Тәрбиячеләр, тәрбияләнүчеләр һәм “Алдынгыларар хәрәкәте”нең активистлары кисеп ясалган тематик сурәтләр һәм Җиңү символлары белән тәрәзәләрне бизәделәр.
-
"Үлемсез полк" күргәзмәсе 06.05.2025

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Үлемсез полк” күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп бурычы - һәр гаиләдә сугыш аша үткән буын турында шәхси хәтерне саклау. Балалар Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан бабаларының портретларын алып килеп, сугыш юллары турында сөйләделәр.
-
Шигырь бәйгесендә катнаштык 30.04.2025

Буген, 29нче апрель көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында «Үз телемдә шигырь сөйлим» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан да балалар бик актив катнашты. Валияхметова Зәринә (әзерләүче тәрбиячесе Шакирова Г.И.), Тимербаева Сәфинә (әзерләүче тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) – җиңүче дипломына, Валияхметова Мәдинә, Ханипова Гаухәр,Галимова Индира (әзерләүче тәрбиячесе Хабирова Ф.Ф.) призер дипломнарына ия булдылар. Барлык балалар да үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәттеләр. Афәрин, балалар!
-
Юл йөрү кагыйдәләре 30.04.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) белән “Патша кызы һәм юл йөрү кагыйдәләре”дигән театрлаштырылган күренештә юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм әти-әниләр катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен-әкият формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.
-
«БумБатл» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды 29.04.2025

Бүген 2025 елның 29 апрелендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «БумБатл» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. Барлык төркемнәр дә катнашты. Барлыгы 500 кг макулатура җыелган. 1 урынны - уртанчылар төркеме (тәрбиячесе Хафизова А. Р. -182 кг., 2 нче урынны - зурлар төркеме (тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф.) 126 кг.,3 нче урынны – иң кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) 82 кг., 4 нче урынны – 1 кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Хазинурова Г. Р.) 52 кг., 5 нче урынны мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Хуҗина Р. Г.) 33 кг., 6 урын - 2 кечкенәләр төркеме (тәрбиячесе Һадиева Ф. Г.) 25 кг макулатура җыеп алдылар. Афәрин!
-
Габдулла Тукайга багышланган бәйрәме узды 25.04.2025

25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Зурлар төркеме балалары Г.Тукайның әкиятләре буенча өзекләр күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм Салаватиклар белән бергә “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.
-
Күңелләрдә син, Тукай! 24.04.2025

Бүген “Киләчәк” район яшьләр үзәгендә Теләче үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан “Күңелләрдә син, Тукай!” дигән чара уздырды.
Чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Тимербаева Сәфинә катнашты (тәрбияче Биккинина Р.Р.). Чара бай эчтәлекле булды, балалар дипломнар белән бүләкләнде. -
Бөтенроссия БумБатл акциясе узды 22.04.2025

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Макулатура җыю буенча Бөтенроссия БумБатл акциясе узды. Барлык катнашучыларга да акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!
-
”Янгынны булдырмау өчен һәрвакыт гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк” 17.04.2025

Яз һәм җәй - янгын куркынычлыгы сезоны. Корылык, эсселек үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, әмма шулай да аларның барлыкка килүендә ешрак саксызлыгы, ә кайвакыт җавапсызлыгы бәлагә китергән кешеләр гаепле була.
-
«Салават күпере» бездә кунакта 15.04.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләре, әти-әниләр алдында: «Салават күпере» журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү» темасы белән журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева чыгыш ясады. Балалар өчен нәшер ителүче журнал белән якыннан таныштырды, сәхифәләренә күзәтү ясады. «Салават күпере» журналының мульти-медиалы булуы, әкиятләр, акыллы уеннар һәм ябыштыргычлар белән баетылганы хакында ассызыклады. Әлеге чара кысаларында безнең тәрбиячеләр Хабирова Ф.Ф. һәм Биккинина Р.Р. мастер класслар күрсәттеләр. Мондый очрашулар дәвамлы, дуслыгыбыз нык булсын дигән теләктә калабыз.







