муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп уздырдык! 30.10.2025

28 октябрьдә без искиткеч бәйрәм – әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп уздырдык! Әлеге бәйрәм уңаеннан беренчеләрдән булып “Алдангылар хәрәкәте”нең активистлары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бергә иҗади дәрес үткәрделәр. Балалар яраткан әби-бабайларын котлау өчен рәхәтләнеп рәсем ясадылар.
-
Тарихи вакыйга 29.10.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тарихи вакыйга булды: тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар "Алдынгылар хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары булып киттеләр. Бу мөһим мизгелне тантаналы һәм дулкынландыргыч значоклар тапшыру тантанасы белән билгеләп үттеләр.
-
Көз бәйрәмнәре дәвам итте 27.10.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Көз бәйрәмнәре дәвам итте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары Көз кызына шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, зонтиклар белән бию башкардылар, Мияу батыр белән ипи пешерделәр,коймаклар белән тәмле чәй эчтеләр, каз өмәсендә дә булдылар, бик күп уеннар уйнадылар. Бәйрәм тәмамлангач, тәрбияче апалары балаларны котладылар, аларга һәм әти-әниләренә "Көзге эшләнмәләр" күргәзмәсендә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм дипломнар тапшырдылар.Барлык балалар да уңай эмоцияләр алдылар һәм бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
Көз бәйрәме узды 21.10.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Көз бәйрәме узды. Бәйрәм музыка залында күңелле музыка белән башланды. Беренче булып үз бәйрәмнәрен икенче һәм уртанчы төркем тәрбияләнүчеләре күрсәтте. Балалар көз турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Хәтта әти-әниләр дә уеннарда катнашып шигыр сөйләү талантын күрсәттеләр.
-
Балалар бакчасында “Алдынгылар хәрәкәте”нең остазлары өчен белем бирү семинары 21.10.2025

Бүген Хәбирова Ф.Ф. һәм Теләче муниципаль районының балалар бакчалары педагоглары пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмалары “Алдынгылар хәрәкәте”нең проектын гамәлгә ашыру кысаларында остазларның укыту семинарында катнаштылар.
-
Әтиләр көне белән котлыйбыз! 19.10.2025
Барлык әтиләрне дә әтиләр көне белән котлыйбыз һәм сезгәбалаларыбыз өчен үрнәк булып калып, кыюлык белән, ышанычбелән яшәргә телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! -
Әтиләр көне алдыннан “Әти белән бергә” акциясе 16.10.2025

Әтиләр көне алдыннан “Әти белән бергә” акциясе мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен якты вакыйга булды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә экскурсия, балаларга яңа белемнәр һәм һөнәрләр дөньясына ишекләр ачты.
-
Кечкенәләр зур куркынычсызлык ярдәмчеләре: балалар бакчасында акция 08.10.2025

Теләче 3 нче номер балалар бакчасында "Өлкәннәр" декадасы кысаларында "Юлда күренеп тор!" дигән акция үткәрелде. Әлеге чара зурлар төркеме балалары аларның тәрбиячеләре Хафизова А. Р., Кыямова А. Н., Саетова Д.Р., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Л. Т. Кыямов, "ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитика бүлегенең җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә узды.
-
Гуманитар ярдәм тапшырылды 03.10.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының коллективы, мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән, «Барысы да Җиңү өчен» дип гуманитар ярдәм тапшырды. Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларын (тиз әзерләнә торган ашлар,чәйләр), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.
-
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 01.10.2025

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән. Мобилизация игълан ителгәннән соң, күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия бу әйтем. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы маскировка сеткасын үрү эшендә актив катнаштылар.Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип бергәләп теләкләр теләп эшләделәр. Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.







