муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Ярдәмләшеп яшик! 27.05.2025

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар , анда балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар. Штабта балаларга волонтерлар эшенең әһәмияте, шулай ук Россия армиясе хәрбиләренең батырларча көрәшүе турында сөйләделәр. Ватанпәрвәрләрне сүз белән түгел, эш белән Тәрбиялиләр! Безнең балалар, тәрбиячеләр ата-аналар шәхси гигиена чараларын,чәй,консерва,җиләк-җимеш, шоколад җыйдылар һәм волонтерларга тапшырдылар. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр даими рәвештә СВО уздыру зонасына хатлар язалар, хәрбиләребезнең рухын күтәрү өчен үзләренең рәсемнәрен җибәрәләр, гуманитар ярдәм җыялар.
-
Чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды 23.05.2025

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды. Иркен, якты, ямьле бакча быел 23 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Район туган якны өйрәнү музеена экскурсияга бардылар 21.05.2025

20 май көнне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә район туган якны өйрәнү музеена экскурсияга бардылар. Балаларабыз борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
15 - май Халыкара гаилә көне! 15.05.2025

Ел саен 15 майда без искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды.
-
Район бәйгеләренә нәтиҗә 15.05.2025

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде. Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Сәетова Д. Р.-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләре белән таныштыру өчен Бизиборд» район дидактик эшләнмәләр конкурсында 1 урынны һәм Шакировлар гаиләсе район социаль видеороликлар конкурсында - 2 нче урынны, Саттаровлар гаиләсе 3 нче урынны алдылар. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.
-
«Акыллы уеннар» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар 14.05.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ахметшин Аяз һәм Ахматвалиев Илхан музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән, бүген 14 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар. Чемпионатның төп максаты-туган татар телен белү күнекмәләрен саклау һәм арттыру, уен аша фикерләүне үстерү. Чемпионатта катнашучылар мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм кызыклы мастер-классларда катнаштылар, Барлык балалар да таныклык һәм бүләкләр алдылар. Афәрин!
-
Тәрбиячеләр бергәләп чәчәк утырттылар 13.05.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр бергәләп чәчәк утырттылар. Тиздән чәчәкләребез тишелеп, үсеп тә чыгар. Бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.
-
Поздравляем Вас с 9 мая - Днем Великой Победы! 09.05.2025

От коллектива МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 примите сердечные поздравления с 80-ой годовщиной Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов! 9 Мая – это особый, священный праздник, в котором слились воедино душевная боль о невосполнимых утратах и огромная радость Великой Победы. В этот день мы чествуем героев, чьи имена золотыми буквами вписаны в историю нашей страны, в историю всего человечества. День Победы - останется в памяти народной на века, потому что Победа была достигнута в кровавой битве с фашизмом и забыть эту страницу в истории нашей Родины невозможно. Подвиг победителей бессмертен, он будет жить в веках и служить для нас нравственным ориентиром в деле возрождения России, укрепления её славы и могущества. От всей души желаю Вам крепкого здоровья, бодрости духа, любви и заботы близких! Днем Великой Победы!
-
Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар 07.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар. Очрашуның темасы «Онытырга мөмкин түгел..»дигән исем астында узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре үз тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Хафизова Н.Р. һәм музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р җитәкчелегендәге концерт программасын тәкъдим иттеләр, балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, матур итеп биеделәр. Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортының кечкенә һәм уңайлы залында хөкем сөргән мизгелләр беркемне дә битараф калдырмады: хәтер музыкасы һәм төрле буыннарның очрашу шатлыгы тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр хәтерендә калачак. БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!
-
Всероссийская акция «Георгиевская ленточка» 06.05.2025
В преддверии празднования 80 годовщины Победы в Великой Отечественной войне воспитанники подготовительной группы пилотного детского сада«Движения Первых» Тюлячинского детского сада №3 совместно с участниками движения подшефной школы приняли участие во Всероссийской акции «Георгиевская ленточка». Воспитанники познакомились с историей возникновения Георгиевской ленты, о том, что означает ее расцветка. Ребята узнали о том, что, георгиевская лента является символом памяти о подвиге, совершенном нашим народом. Прикрепляя георгиевскую ленточку на груди, мы хотим сказать: «Мы помним! Мы гордимся!», «Победа деда – моя победа!», «Мы – наследники великой Победы!»







