муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
«Иң шәп сыерчык оясы» район бәйгесе 28.03.2025

Бүген "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке мәктәбе белән берлектә уздырылган "Иң шәп сыерчык оясы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгенең шарты буенча, катнашучылар ясаган сыерчык оясы белән фотога төшеп, редакциягә юлларга тиеш иде. Барлыгы 62 гариза килгән бәйгедә «Милли оя», «Иң кызыклы оя» номинацияләре буенча урыннар чыгарылды. Безнең балалар бакчасыннан да әлеге бәйгедә актив катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Ахматвалиев Илхан һәм Низамов Самир 1 дәрәңәле дипломга лаеклы булдылар. Алар бүген Шәтке мәктәбендә узган бүләкләү тантанасында катнашып, "карга боткасы" белән сыйландылар.Җиңүчеләрне тәбриклибез!
-
«Папа, мама, я ~дружная семья» 28.03.2025

Бүген, 28 март көнне, «Батыр» спорт комплексында 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Папа, мама, я ~дружная семья» дип исемләнгән шау-шулы һәм күңелле спорт чарасы узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Шакирова Г. И., Мингазова Г.Р.) актив катнаштылар. Котлыйбыз, афәрин, дуслык җиңде!
-
Халыкара театр көне 27.03.2025

Халыкара театр көне - бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм. Бу бәйрәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче сәнгать бәйрәме! Театр көне уңаеннан балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чын тамаша әзерләгән иделәр! Алар тәрбиячеләре белән бергә әзерләгән «Алтын алмалар»дигән татар халык әкиятен тәкъдим иттеләр. Балалар зур теләк белән рольләргә кереп уйнадылар. Тамаша барлык тамашачыларга да ошады, ахырлдан алар нәни артистларны алкышларга күмделәр.
-
«Күңелем сәйләннәре» 25.03.2025

Татнетны үстерү фонды катнашында, мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учрежденияләр арасында «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Шулар арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче Галимова Индира – 1 дәрәҗәле диплом Һәм Ханиповлар гаиләсе - 1 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар и (балаларны әзерләде Минһаҗева Г.Р., Шакирова Г.И.). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез!
-
«Ин милли тэрбияче -2025» 24.03.2025

Биектау муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр арасында үткәрелүче «Иң милли тәрбияче -2025» Республикакүләм бәйгедә жиңүче тәрбиячеләребезне Минһаҗева Г.Р. (2 урын), Шакирова Г.И.(3 урын) котлыйбыз!
-
«Созвездие - Йолдызлык - 2025» 24.03.2025

21 март көнне безнең тәрбияләнүчеләр Биектау районының Бөреле авылы мәдәният йортында «Созвездие - Йолдызлык - 2025» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең районкүләм сайлап алу турында катнаштылар. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының Мингазова Г.Р.- музыка җитәкчесе, тәрбияче Хуҗина Р.Г. җитәкчелегендә безнең тәрбияләнүчеләр Шамарданов Бахтияр һәм Хафизова Алисә- конферанста чыгыш ясадылар.
-
Нәүрүз! 24.03.2025

Теләче 3нче балалар бакчасының уртанчы,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздырдылар. Нәүрүзбикә белән биеделәр, җырлар җырладылар, хәрәкәтчән уеннар, санамышлар әйттештеләр. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
-
Квалификация күтәрү курслары кысаларында 19.03.2025

19нче март көнне квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында ш.т.б. Б. Сабасы, Арча һәм Теләче районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Педагогик диагностика нигезендә мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру" дигән темага республика күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга дәресләр, музыкаль күренешләр,чыгышлар күрсәтелде.
-
18 марта - День воссоединения Крыма с Россией 18.03.2025

18 марта в нашей стране отмечается праздник – День воссоединения Крыма с Россией. С воспитанниками подготовительной группе прошла беседа, приуроченные к годовщине воссоединения Крыма и России.
-
«Яшь мастер» төбәкара чемпионатының VI төбәк этабында катнаштылар 17.03.2025

15 март көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының яшь талантлары 2025 елгы «Яшь мастер» төбәкара чемпионатының VI төбәк этабында катнаштылар. Бәйге онлайн форматта узды, Татарстан Республикасының 22 шәһәре һәм районыннан: Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Апас, Азнакай, Теләче, Тукай, Чирмешән, Актаныш, Биектау, Мөслим, Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары. Төбәк этабында безнең районнан муниципаль этап җиңүчеләре, талантлы һәм креатив тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады, алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, үз идеяләре белән ике компетенциядә уртаклаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. «Флористика» номинациясендә Хафизова Алиса, әзерләде Сәетова Д.Р., техник эксперт Шакирова Г. И., призлы 3 урынны алдылар. «Чәчтараш эше» номинациясендә Вәлияхмәтова Зарина, әзерләде Шәймәрданова М. Н., техник эксперт Ибраһимова А. Р. «Иң пөхтә»номинациясендә җиңүче булды. Катнашучыларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!







