муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! 08.03.2025

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз.Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иртәләр узды 07.03.2025

Бу көннәрдә безнең Теләче 3 номерлы балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган якты һәм онытылмаслык иртәләр узды. Һәр төркемдә бәйрәм, мәхәббәт һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде! Балалар әниләре, әбиләре өчен бик күп күңелле сюрпризлар әзерләделәр. Бәйрәм иртәләрендә яз, әниләр, әбиләр турында матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар рәхәтләнеп сәнәләштерелгән әкият һәм иҗат номерларын күрсәттеләр. Шулай ук әниләренә чәчәкләр, открыткалар һәм йөрәкләр ясадылар. Барлык әниләрне, хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм шатлык хөкем сөрсен!
-
«Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале 06.03.2025

Бүген Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале узды. Катнашучылар арасында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре дә бар иде, остазлары Хуҗина Р. Г. һәм Минһаҗева Г. Р. яшь артистлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Алтын алмалар»дигән татар халык әкиятен тәкъдим иттеләр. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды.Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, куелышның тәэсирлелеген һәм геройларның тирән кичерешләрен билгеләп үтте.Нәтиҗәдә, тамашачыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең йөрәкләрен яулап, балалар мактаулы 2 урын һәм 15 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз!!!
-
"Лыжня-малышня"-2025 04.03.2025

2025 елның 4 март көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 1-4 сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында, РФ Хәрби Көчләренең реактив артиллерия дивизионы командиры, СВОда катнашып һәлак булган подполковник Дмитрий Павлович Дормидонтов, шулай ук батыр якташларыбыз Украинада СВО катнашучылар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә, Ватанны саклаучы барлык якташларга багышланган чаңгы буенча республика ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез дә катнашты. Спорт белән мавыгып һәм җанатарлар ярдәме белән балалар бөтен трассаны җиңел үттеләр. Хафизова А - 1 урын, Якупов А – 2 урын, Шакиров А.-2 урын, Хафизов А. -3 урын грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ә чара азагында күңелле сюрприз көтте - мәктәп директоры П. А. Чернов барлык катнашучыларны кайнар аш белән сыйлады! Мәктәп коллективына һәм оештурычыларга җылы кабул иткәннәре өчен зур рәхмәтәтебезне белдерәбез.
-
«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды 28.02.2025

28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чара чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде, анда яшь катнашучылар төрле һөнәрләр, үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр.
-
Балалар бакчасында диспансерлаштыру 26.02.2025

2025 елның 25 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасына диспансеризация үткәрү өчен «Теләче үзәк район хастаханәсе» нән табиб-белгечләр килде.
-
23 февраля!!! 21.02.2025

День защитника Отечества — важный праздник, который отмечается в России 23 февраля. Этот день посвящён мужеству, отваге и патриотизму защитников Родины. В МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 этот праздник становится особенным событием, ведь именно здесь закладываются первые ростки любви к своей стране и уважения к её героям.Сегодня в средней группе прошел праздник посвященный Дню Защитника Отечества.
-
Музыкаль-спорт бәйрәме 21.02.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Бәйрәмдә Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар һәм әти-әниләр спорт уеннарында үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырылды.
-
Безнең Илхан булдыра! 19.02.2025

2025 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган фермеры Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. Әлеге ярышта безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем тәрбияләнүче Ахматвалиев Илхан И. үз үлчәү категориясендә өченче урын яулады. Котлыйбыз!!!







