муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Ата-аналар җыелышы 02.09.2025

Ата-аналар җыелышында мөдир Габделхакова Г.В. яңа уку елына максатлар һәм бурычлар тәкъдим итте, ә тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е. В. белем бирү процессының үзенчәлекләрен яктыртты. 2025-2026 уку елына ата-аналар комитеты формалаштырылды. Катнашучылар балалар бакчасына вакытында түләү, көн режимын үтәү һәм ата-аналарның белем бирү эшчәнлегенә җәлеп ителүе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.Мошенниклыкны профилактикалауга аерым игътибар бирелде.Хокук бозуларны профилактикалауның һәм балалар травматизмы куркынычын минимальләштерүнең төп аспектлары ассызыкланды. Янгын куркынычсызлыгының төп аспектлары яктыртылды. "Алдангылар хәрәкәте" кысаларында эш алып барылуы турында әйтелде.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары чыгыш ясадылар.
-
Татарстан Республикасы көне белән! 30.08.2025

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлый!
Бу истәлекле көн республикабызның күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтә, аның нигезендә туып-үскән җиргә мәхәббәт, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, бай мәдәни һәм рухи мирасны саклау урын алган.Күпмилләтле халкыбызга иминлек һәм тынычлык, киләчәктә дә күркәм традицияләрне ныгытуда зур уңышлар телибез.
-
Август педагогик конференциясе кысаларында 26.08.2025

2025 елның 26 августында район мәдәният йортында «Белем һәм тәрбия бердәмлеге буларак бала шәхесенең кыйммәт ориентирларын формалаштыру» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Август педагогик конференциясе кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юл йөрү кагыйдәләре, “Алдынгылыр хәрәкәте” буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим итте, Хабирова Ф.Ф.., Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г. Р. шәкертләре белән матур чыгыш ясадылар.
-
День Государственного флага Российской Федерации 22.08.2025

В рамках празднования Дня Государственного флага Российской Федерации, в нашем детском саду в средней и старшей группах было организовано мероприятие, направленное на ознакомление детей с государственными символами России.
-
Мөдирләренең секция утырышы 18.08.2025

18 нче август көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренең секция утырышы булып узды. Секция эше педагогик хезмәткәрләрнең район август киңәшмәсе кысаларында узды. Утырышның темасы «Мәктәпкәчә белем: тәрбиягә заманча алымнар». Секция эшендә районның балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.
-
Яшь белгечләрне бүләкләү 15.08.2025

Бүген районыбыз мәктәпкәчә белем бирү педагогларының август секция киңәшмәсе кысаларында мөһим вакыйга-яшь белгечләрне бүләкләү тантанасы булды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Саетова Д.Р. бүләкләнде. Бу чара яшь педагоглар өчен истәлекле мизгел булып, аларның хезмәтләрен һәм район мәгарифен үстерүгә керткән өлешләрен хөрмәт итүләрен һәм тануларын күрсәтте.
-
Секционные совещания педагогов района. 15.08.2025

15 август көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре секциясе утырышы булды.
-
«Йомшаккайда кунакта» 10.07.2025

«Татарстанда - җәй» масштаблы мәдәни-туристик проекты кысаларында бүген Теләче үзәк ял паркында балалар өчен «Йомшаккайда кунакта» дип исемләнгән чара булып узды.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне! 08.07.2025

8 июльдә иң җылы, иң яраткан Бөтенроссия бәйрәме-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әти-әниләр сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм тынычлык яшәсен. Сезгә гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек теләп калабыз.
-
"Уйнап күңел ачабыз!" 04.07.2025

Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында "Уйнап күңел ачабыз!" дигән исем астында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә бик күңелле чара үткәрделәр. Җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Китапханәчеләр балаларның зиһенен дә эшләттеләр: табышмакларга җавап эзләттеләр, әкият геройларын искә төшерделәр. Бу чара халкыбызның күңел энҗеләрен онытмаска, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Чөнки халык уеннары – ул безнең мирасыбыз, тарихыбыз!







