Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
11.09.2012

Мәктәбебездә “Балалар иминлеге айлыгы” дәвам итә. 11 сентябрь көнне 8 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Галимуллина Д.Г. “Транспортта, мопедта, велосипедта йөргәндә белергә һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр” дигән темага бик эчтәлекле һәм кызыклы дәрес үткәрде. Әлеге чарада укучылар үзләре дә актив катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен шактый яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап таптылар. Сыйныф сәгатендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән презентация файдаланылды.
-
«Үз –үзеңә ышаныч булсын»
10.09.2012
«Укучыларның иминлеге айлыгы» кысаларында мәктәбебездә төрле темаларга класс сәгатьләре үткәрелде. 10 нчы сентябрьда 9 нчы сыйныфта «Үз –үзеңә ышаныч булсын» дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: укучыларда ышаныч, ихтыяр көче тәрбияләү .
Бу класс сәгатендә алар үзләре өчен кирәкле булган күп кенә мәгълүмат алдылар. Үз-үзеңә ышаныч булганда гына теләсә нинди каршылыкларны да җиңеп булачагына инандылар. Бүгенге көндә киң таралып бара торган начар гадәтләрдән дә читләшергә ярдәм итәчәген аңладылар.
-
Мәктәпкүләм эвакуация 08.09.2012

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә “Куркынычсызлык айлыгы” кысасында “Янгын” командасы нигезендә өйрәнү максатыннан мәктәпкүләм эвакуация уздырылды.Укучылар һәм барлык мәктәп коллективы әлеге чарага бик җаваплы карады. Нәтиҗәсе: чара бик яхшы билгесе белән бәяләнде.
-
Көзге эшләр 07.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр тулы көченә дәвам итә.Бакчабызда уңышның мул булуы һәммәбезне куандыра. Бигрәк тә кәбестә һәм кишер уңышы мулдан булыр дип көтелә. Кабак уңышын күпләп җыеп урнаштырдык. Бакчаларда кызарып балан тәлгәшләре өлгереп килә. Күмәк көч белән аларны җыярга әзерләнәбез! Һәр кушылган эшкә җитди карап, вакытында су сибеп, җирләрне йомшартып тормасаң әлеге уңышка ия булып та булмас иде..! Бер сүз белән әйтсәк, бу муллык – укытучыларыбызның һәм укучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Куркынычсызлык айлыгы 05.09.2012

Сентябрь -куркынычсызлык айлыгы.Бүген мәктәбебезнең иң нәни укучылары-беренчеләр белән “Уттан сак бул!” исемендә әңгәмә уздырылды.Укучыларга ут хәвефе турында уеннар аша мәгълүмат бирелде. Кагыйдәләрне өйрәнергә һәм истә калдырырга презентация ярдәм итте.Алар һәр биремне төгәл итеп үтәделәр, дөрес җаваплар бирделәр. Укытучы Рәфис Мөбәрәкҗанов, куркыныч туган очракта, мәктәп бинасыннан чыгу юлларын җентекләп төшендерде.
-
Казанда – универсиада 03.09.2012

3 нче сыйныфта «Казан – универсиада 2013 нең башкаласы» - дигән темага класс сәгате укучылар өчен мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Сыйныф җитәкчесе Низамиева Ф.Ф. презентация аша Казан каласында үтәчәк студент – спортчыларның олимпиа уеннары хакында сөйләде. Универсиаданың талисманы булган “Юни” исемле песи белән таныштырды. Эмблемасын күрсәтеп аның һәр элементы турында аңлатып үтте. Универсиаданың логотипына кергән тюлпан чәчәгенең татар халык орнаментының бер өлеше булуын; аның яшьлек, бәхет һәм җәй символын берләштерүен ишетү укучыларга аеруча кызыклы булды. Сыйныф сәгате югары дәрәҗәдә үтте.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2012

Мәктәбебездә Белем бәйрәме күтәренке рухта узды. Быел мәктәбебезнең 1 сыйныфына 5 укучы тәүге адымнарын атлады. 6 укучы 11 сыйныфны тәмамлаячак. Бәйрәмдә район кунаклары, җирле җитәкчеләр, әти-әниләр дә катнашты. Үзләренең изге теләкләре белән алар бәйрәмгә ямь өстәделәр.
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән барыгызны да котлыйбыз, эшегездә зур уңышлар телибез!
-
Укытучыларның август конференциясе 22.08.2012

22 август көнне укытучыларның август конференциясе узды. Укытучыларыбыз Шакирзянова Ф.Г., Каримова Р.Р., Фаляхов З.В. мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Аларны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез!
-
Укытучыларның секция эшләре
17.08.2012
16-17 август көннәрендә Саба кадет интернат-мәктәбе һәм Килдебәк урта мәктәбе базаларында укытучыларның секция эшләре булып узды. Секция эшләрендә 2011-2012 нче уку елы буенча йомгаклау, методик берләшмәләрнең яңа уку елына планнары билгеләнде. Һәр фәннең төп проблемалары буенча алдынгы укытучыларның чыгышлары тыңланды.
Барлык укытучыларыбызга 2012-2013 нче уку елына эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез!
-
Мәктәп бакчасында эш
06.08.2012
Мәктәбебездә бакчада эш җәйге каникул дәвамында гөрләп бара. Укучылар да, укытучылар да бакча хезмәтенә үзләренең көчләрен куялар. Хәзерге вакытта чүп утау, су сибү белән шөгыльләнәләр. Укытучылар коллективы суган, бәрәңге түтәлләрен чистарталар.










