Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Җәмгыять белеменнән 3 урын 14.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кәримова Гүзәлне җәмгыять белеменнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Химиядән 3 урын 12.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фаляхова Фәридәне химиядән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Инвалидлар ункөнлеге 05.12.2012

Бүген,”Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан, 8 сыйныфларда Галәвиева М.М. тарафыннан сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларда, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата, мәрхәмәтлелек хисләре уятылды.
-
Географиядән 3 урын 03.12.2012

Юлбат урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Идрисова Алияне Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 3 нче урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Әниләр көне 01.12.2012

“Әниләр көне” уңаеннан мәктәбебездә “Әниләр белән бергәләп” дигән Зур уен үткәрелде. Әлеге чарада 4нче, 5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашты. Алар 4 командага бүленеп, күрсәтелгән маршрутлар буенча хәрәкәт итеп, төрле биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә иң күп баллар җыйган “Информ” командасы җиңүче дип танылды. Соңыннан әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.
-
Биологиядән 3 урын 29.11.2012

7 сыйныф укучысы Рахимуллина Чулпанны (җитәкчесе Хазиева А.Р.) биологиядән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында III урын алуы белән котлыйбыз!
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар телибез.
-
Технологиядән II урын 26.11.2012

Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Раил кызы технология фәненнән район олимпиадасында 2 урынга лаек булды. Проект эшенең темасы: Панно “Ышаныч һәм өметләр елы”.Проект эше бик уйланылып, эмблема, символлар дөрес урнаштырылган, чигү алымнары камилләштерелгән. 2013 елда Казанда узачак бик зур спорт чарасы турында гаять олы истәлек.
Аңа алга таба да укуында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
24.11.2012

22 ноябрь көнне Саба гимназиясенең актлар залында район күләмендәге “Самый умный пятиклассник” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда һәр мәктәптән 1әр укучы катнашты. Әлеге чарада безнең мәктәптән 5 нче сыйныф җитәкчесе Шакирҗанова Ф.Г. үзенең укучысы Гайфуллина Альбина белән катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, Сертификатка һәм 100 сумлык истәлек бүләгенә лаек булды.
-
Әниләр көне белән! 24.11.2012

Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелебездән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!
-
"КИТ" 21.11.2012

Бүген Бөтенроссия конкурсы - КИТ та (компьютерлар, информатика, технологияләр) 35 укучы үзләренең көчләрен сынадылар. Конкурс укучыларның белемнәрен яңартырга, яңа сораулар өстендә уйланырга, информатика белән кызыксынуны арттырырга ярдәм итә.
Укучыларыбызга яхшы нәтиҗәләр һәм информатика фәнен өйрәнүдә зур уңышлар телибез!










