Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
“Саба дулкыннары” радиосында 25.01.2013

24 нче гыйнвар көнне “Саба дулкыннары” радиосында “Мәктәпләр тормышы” тапшыруында безнең мәктәп чыгыш ясады. Алып баручылар Әдилә Хәмитова һәм Илнар Халилов уку елының беренче яртыеллыгы нәрсәсе белән истә калды соң? – дип, яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
“Дулкыннар” конкурсында 24.01.2013

24 нче гыйнвар көнне район балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар” конкурсы узды. Балалар берничә номинация буенча чыгыш ясадылар. Вокал номинациясе буенча Нәфкатъ Мубаракшин 2 нче, ансамбль номинациясе буена (чыгыш ясаучылар: Рахимуллин Тәбрис, Нигъмәтов Аяз, Сәйфуллина Ләйсән) 1 нче урын яулады.
-
23.01.2013

Мәктәбебезнең рус теле укытучысы Миләүшә Мидхатовна, Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган тренинг-семинарда булып кайтты. Семинарда күнекмәләр-тренингысын уңышлы үтеп сертификатка ия булды.
-
"Костер" лагерында 22.01.2013

4-11 гыйнвар көннәрендә “Галстуклы ил” республика балалар оешмасы активының профиль сменасы “Костер” лагерында узды. Монда республика районнарыннан иң актив һәм иң талантлы балалар килгән иде. Юлбат мәктәбеннән Рахимуллина Чулпан, Гайфуллина Гөлинә, Галләмова Фирүзә барды.
-
Шахмат буенча җыен 18.01.2013

Балаларның каникул көннәрендә Лесхоз бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасы базасында укучылар арасында шахмат буенча укыту-күнегү җыеннары узды. Анда районыбызның яшь шахматчылары бу спорт төрендә теоретик һәм практик әзерлеген ныгытты, уеннарда сыналды. Җыеннарда Юлбат урта мәктәбе укучылары да бик актив катнашты. Хафизов Хәйдәр һәм Рәхимов Ильзат актив катнашкан өчен грамота, ә Кәримова Гүзәл “Блиц-турнир”да призлы урынга, “Быстрые шахматы” уенында иң яхшылар булып дипломга ия булды.
-
Хокук бозуларны кисәтү 18.01.2013

«Хокук бозуларны кисәтү» айлыгы кысаларында бүген , 18 январь көнне, 5- 7 сыйныф укучылары белән ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. «Хокук бозуларны кисәтү һәм хокук бозулар өчен җаваплылык » дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.
-
Хоккей мәйданчыгында 17.01.2013

16 гыйнвар көнне мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгы укучыларның шат авазы белән яңгырап торды. Һава торышы да хоккейчылар өчен бик кулай иде. Чалт аяз кояшлы көн түгәрәккә йөрүче укучыларның кәефен күтәргән булса кирәк. Егетләр, ике командага бүленеп, ярышны башлап җибәрделәр. Уен кызганнан – кыза барды. Шома боз өстеннән алка әле бер, әле икенче капкага таба очты...
-
Чисталык дәресләре 16.01.2013

Бүген, 16 нчы январьда, мәктәбебездә барлык классларда да сыйныф сәгатьләрендә «Чисталык дәресләре» үткәрелде. Бу сыйныф сәгатьләрендә укчыларны табигатебезне яратырга һәм сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Чөнки безнең сәламәтлегебез үзебезнең әйләнә–тирә мохиткә бәйле. Бигрәк тә сулыкларны чиста итеп сакларга.
-
Лесхозда чыршы бәйрәме 12.01.2013

12 гыйнвар көнне Лесхозда спорт мәдәният үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Әлеге чарага төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган, мәктәпләрнең иң алдынгы укучылары чакырылган иде. Безнең мәктәптән 4 укучы: Фәләхова Фәридә, Фәтхриев Ирек, Рахимуллина Чулпан һәм Мансуров Райнур бу чарада катнашты.
-
“Үткәннәргә кире кайтып” 09.01.2013

8 нче гыйнвар көнне “Вокал”, “Драма” түгәрәгә җитәкчеләре тарафыннан “Үткәннәргә кире кайтып” исеме астында балалар белән күңелле уеннар кичәсе үткәрелде. Балаларның сәламәтлеген үстерүне истә тотып , фикерләүгә, хәрәкәткә кызыклы уеннар уйнатылды. Балаларга “Күнегүләр утравында”, “Белмәмеш тукталышында”, “Ромашкалар аланында” булу бик ошады. Алар бирелгән биремнәрне бик тиз һәм җитез итеп башкарып чыктылар.










