Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
04.03.2013

22 нче февраль көнне балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата – аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Шамсиев Т.Р., участок инспекторы Бәдретдинов И.М. катнаштылар.
Шулай ук түләүләрне электрон формада башкару һәм “IT – чемпион” Республика конкурсында катнашу турында сөйләшенде. Хәзерге вакытта сыйныф җитәкчеләре тарафыннан конкурс таләпләре укучыларга аңлатылып, алар әти-әниләргә өйрәтү буенча эш алып баралар. Һәр гаилә порталда шәхси кабинетын булдырды.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 02.03.2013

27 нче февраль көнне районыбызда Күренекле галим , тел белгече Ә.Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнәгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференциясе үтте.Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Фәләхова Фәридә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Рахимуллина Резедә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап , Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Аҗаган - 2013 27.02.2013

26 нчы февраль көнне мәктәбебездә “Аҗаган-2013” узды. Программа уен төрләренә бик бай иде. “Бөркет” һәм “Ягуар” командалары турникта тартылу, идәннән тартылу, автоман сүтеп җыю, шор-трек, пневматик мылтыктан ату, аркан тартыш, пакет эзләү, граната ату, мина эзләү, флаг алу уеннарында үзара көч сынаштылар. Биремнәрне бердәм башкару, һәр ике командага да очколарны бертигез җыю мөмкинлеге бирде. Соңыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, венок салдылар.
-
Мәскәүдә - бәйгедә 26.02.2013

10-19 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең “Колонтаево” ял йортында 16-19 яшьлек һәм 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә чираттагы шашка ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Татарстан җыелма командасы составында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
23 февраль көнне шашка буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган блиц-турнир үткәрелде. Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова лаек булды. Командалар арасында Юлбат урта мәктәбе 2 нче урынга чыкты.
-
26.02.2013

Мәктәбебездә укчылар бадминтон түгәрәгенә бик теләп һәм яратып йөриләр. Түгәрәктә алар бадминтонда уйнау серләренә төшенәләр. Җирле үзидарә рәисе Талип Рәшитович мәктәпкә һәрдаим килеп, укучыларның укулары, дәрестән тыш вакытта ниләр белән шөгыльләнүләре белән кызыксынып тора. Түгәрәкләргә керә. Балалар белән бергәләп шөгыльләнә.
-
Белдерү!
25.02.2013
Белдерү!
Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче сыйныф укучыларын туплый.
Оештыру эшләре буенча ата-аналар җыелышы
2013елның 2 мартында 11 сәг. 00 мин.та үткәрелә.
Безнең адрес: Мәктәп урамы,1
Белешмәләр өчен телефон : 43-7-26, 43-7-56
-
Әти-әни һәм мин... 22.02.2013

22 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әти – әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” исеме астында зур бәйрәм булып узды. Бу чарада 5-8 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәмне Гөлсинә Раяновна һәм Раушания Зәкәриевна төрле- төрле уеннар, матур җырлар белән бәйләп алып бардылар. Кичә бик күңелле, оешкан төстә уздырылды.
-
Театрда-кунакта
19.02.2013
Бүген, 19 нчы февраль көнне, Юлбат урта һәм Йосыф-Алан башлангыч мәктәбенең I-IV сыйныф укучылары, Саба районы мәдәният йортында, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан куелган Рафис Корбанның “Бүре һәм Кәҗә” исемендәге музыкаль әкиятен тамаша кылдылар.Әлеге әкият балалар күңеленә хуш килде. Тамашадан алган матур хисләр алар күңелендә озак сакланыр әле!
-
Котлыйбыз! 18.02.2013

Мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Гайфетдиновна Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Кукмара муниципаль районы җирлегендә Р.Фәхретдинның эшчәнлегенә багышланган 10 нчы республикакүләм фәнни укуларында катнашты. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Р.Фәхретдин хезмәтләреннән нәтиҗәле файдаланганы өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2013

15 нче февраль Совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылганга 24 ел тулу һәм интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, мәктәптә “Әфганстан -йөрәк ярам” дигән очрашу-кичә үтте. Мөбәрәкҗанов Рәфис Раиф улы оештырган әлеге кичә укучылар өчен тәрбияви һәм мавыктыргыч булды. Кичәдә катнашкан Гәлләмов Фирдинат Равил улы һәм Харисов Илсур Тимершаех уллары үзләренең истәлекләре белән таныштырдылар, укучыларны туган илнең патриотлары булырга өндәделәр.










