Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Репетицион тестларда
26.03.2013
25-26 март көннәрендә 9, 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән репетицион тестлар эшләделәр. Бу җаваплы эшне оештыруда мәктәбебезнең 8 педагогик хезмәткәре дә катнашты. Укучыларыбызның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен телибез.
Каникул планы нигезендә 25-26 март көннәрендә 8 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика фәннәреннән консультацияләр үткәрелде. Яңа формада Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру өчен, укучылар барысы да консультациядә зур җаваплылык тоеп катнаштылар.
-
Зона ярышларында җиңү
23.03.2013
22 март көнне мәктәбебез укучыларының волейбол командасы Саба гимназиясендә үткәрелгән зона ярышларында катнашты. Малайлар командасы II призлы урынга лаек булып финал этабына үтте.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!
-
“Табигать – тиңсез хәзинә” 21.03.2013

2012 елның 21 декабреннән 21 март – Халыкара урманнар көне дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә урманнар торышына багышланган класс сәгатьләре үткәрелде. Урманнарның әһәмиятен, хәзерге вакытта күзәтелгән экологик проблемалар, урман байлыклары, Саба урман-хуҗалыгы турында бай информация тупланган презентацияләр, мәгълүматлар укучыларга тәкъдим ителде. Габделхаева Г. Р. тарафыннан ,башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында , “Табигать – тиңсез хәзинә” дигән темага экологик- танып белү уены үткәрелде.
-
"Кошлар-безнең дусларыбыз!” 19.03.2013

Яз күңелле мәшәкатьләр дә алып килә безгә. Мәктәбебездә бүгеннән башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды.Без атналык планы белән таныштык. Беренче эшләр күренә дә башлады инде.”Кошлар-безнең дусларыбыз!” темасына ясаган рәсемнәребезне күргәзмәгә куйдык.
-
Район семинарында
15.03.2013
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары 14 нче март көнне Шәмәрдән лицейында “Современныое качество общего образования: теория, технологии, модели” дигән темага үткән район семинарында булып кайттылар. Семинарның практик өлешендә дүрт ачык дәрес, өч внеурочное занятие, ике мастер-класс һәм бер класс сәгате караганнар. Семинарның аналитик өлешендә ачык дәрес, класс сәгатьләре күрсәткән укытучыларның үз анализлары һәм семинарга килгән укытучыларның анализлары тыңланылган. Семинар югары дәрәҗәдә һәм эшлекле үткән.
-
12.03.2013

Мәктәбебездә матур бәйрәмнәр даими узып тора. Хатын – кызлар көне уңаеннан үткән “Әнием кадерлем – син минем алтыным!” дип аталган кичә дә күңелләрдән тиз генә китмәс. Әлеге кичә 5,6,10 сыйныф укучыларының әниләре катнашында үтте. Уңган, булган әниләребез уллары,кызлары белән көч сынаштылар.Һәр этап мывыктыргыч, уйландырырлык, кызыклы мизгелләрдән торды.
-
8 март кичәсе
11.03.2013
8 март бәйрәме мәктәбебездә күңелле чаралар белән үтеп китте. Һәр сыйныф укучысы әниләрен бәйрәм белән котларга чәй табыны янына кунакка чакырды. 9 сыйныф укучылары бәйрәмгә концерт номерлары әзерләп күңелле кичә оештырдылар. Күңелгә үтеп керә торган җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр аша әниләргә бәйрәм сәламе тапшырдылар. Бәйгеләр оештырып, әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген сынадылар. Шарга исемнәр язу, күз бәйләп кызыңны яки улыңны тану уенннарында әниләр теләп катнашты. Кичә ахырында, укучылар бүләкләр тапшырганнан соң, әниләр исеменнән Рахимуллина Рәмзия укучыларга һәм сыйныф җитәкчесе Фирдания Габделхаковнага рәхмәт хисләрен җиткерде, эшләрендә, укуларында уңышлар теләде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.
-
8 март белән! 07.03.2013

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне барыгызны да 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар телибез.
Юлбат урта мәктәбе коллективы.
-
04.03.2013

22 нче февраль көнне балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата – аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Шамсиев Т.Р., участок инспекторы Бәдретдинов И.М. катнаштылар.
Шулай ук түләүләрне электрон формада башкару һәм “IT – чемпион” Республика конкурсында катнашу турында сөйләшенде. Хәзерге вакытта сыйныф җитәкчеләре тарафыннан конкурс таләпләре укучыларга аңлатылып, алар әти-әниләргә өйрәтү буенча эш алып баралар. Һәр гаилә порталда шәхси кабинетын булдырды.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 02.03.2013

27 нче февраль көнне районыбызда Күренекле галим , тел белгече Ә.Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнәгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференциясе үтте.Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Фәләхова Фәридә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Рахимуллина Резедә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап , Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнделәр.










