Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Урок на природе 27.09.2012

В целях формирования эстетических идеалов и развития речи, ученики 8 класса под руководством учителя русского языка и литературе Галявиевой М.М. провели урок русского языка на природе. Тема урока «Сочинение по картине В.В.Мешкова «Золотая осень в Карелии»». Для более глубокого понимания чувств художника ученики любовались природой своего края, сравнивали с пейзажем Карелии. Оценивали колорит, палитру цветов, всеми любимую и самое необычное время года - осень!
-
Чисталык дәресе 27.09.2012

27 нче сентябрь көнне, “Җиребезне чүпләрдән арындырыйк” акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының барлык гомуми белем бирү йортларында “Чисталык дәресләре” үтте.Безнең Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә һәр сыйныфта төрле темаларга карата дәресләр, тәрбияви чаралар, эшлекле уеннар, кызыклы викториналар оештырылды.
-
Көзге кросс-2012 24.09.2012

Шимбә, ягъни 22 нче сентябрь көнне, дәресләрдән соң, мәктәбебездә укучыларны физкультура белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан “Татарстан кроссы – 2012” үткәрелде. Кросста барлык сыйныф укучылары, укытучылар, техперсоналлар катнашты. Кроссның озынлыгы 2013 елда Казанда узачак универсиада хөрмәтенә 2013 метр итеп билгеләнде.
-
Ярминкәдә катнаштык 22.09.2012

Бүген, 22 сентябрь көнне, Юлбат урта мәктәбе районда үткәрелгән ярминкәдә катнашты. Сатуда мәктәп-тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәкъдим ителде. Бу ярминкәдә укучылар һәм укытучыларның да өлеше зур булды.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 21.09.2012

Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары дәрестән соң төрле төрдәге эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Күңелле грамматика, инглиз телен уеннар аша, хәрәкәтле уеннар, төрле юнәлештәге проект эшчәнлеге, рәсем сәнгате , оригами, китаплар иленә сәяхат, мин туган илемне яратам,серле шахмат дөньясы тематикалары буенча үткәрелгән дәресләр укучыларга төрле яклап үсәргә ярдәм итә. Укытучылар дәресләрне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Укучылар бу дәресләрдән күп мәгълүмат алып чыгалар.
-
20.09.2012

4 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Лилия Гаптелмәннафовна белән, тәрбия сәгатендә көзге табигатьтә кунакта булдылар. Алар көзге табигатьнең матурлыгын, төсләр төрлелеген күзәттеләр. Технология, сынлы сәнгать дәресләре өчен табигый материаллар җыйдылар.
-
“Шәһәр урамында” 19.09.2012

Мәктәптә “Балалар иминлеге” айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан драма түгәрәгенә йөрүче 4 сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары алдында “Шәһәр урамында” дип аталган сәхнә әсәре белән чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышны укучылар зур кызыксыну белән карап, үзләре өчен бик кирәкле мәгълүмат алдылар.
4 сыйныф укучылары үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. Алга таба да Каримова Гөлия апалары белән бик күп чыгышлар әзерләп сөендерергә ышандырдылар.
-
Варислар көне 17.09.2012

15 сентябрь көнне мәктәбебездә Татарстан варислар көне уңаеннан театральләшкән зур җыен узды. Остазлар – Кызыл калфак, Белмәмеш, Пеппи озын оек, Доктор Айболит, Баба-Яга рольләрендә кереп, эзтабар һәм варисларның җитезлекләрен, фикерләү сәләтләрен, кагыйдәләрен белүләрен уеннар аша күрсәттеләр. Тантаналы вәгъдә биргәннән соң, эзтабарлар һәм варисларның муеннарына галстуклар бәйләнде. Зур җыен “Мин варисың синең, Татарстан” җыры белән тәмамланды.
-
Тәҗрибә участогында эш 14.09.2012

Бүген дәресләрдән соң югары сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы бердәм рәвештә мәктәп бакчасында эшләделәр. Башта бәрәңгене казып җыйнап алдылар, ашханә өчен һәм тиздән булачак ярминкә өчен кишер җыйдылар. Кечерәк сыйныфлар исә суганны кисеп, кышкы саклауга кую өчен әзерләделәр. Күмәк эшләгәч, күңелле дә, тиз дә, нәтиҗәле дә булды ул.
-
“XXI гасыр сәламәт буын балалары”
12.09.2012
Сентябрь ае "Балалар иминлеге айлыгы" уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үтә. Бүген 11нче сыйныф укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм сыйныф җитәкчеләре Мәҗитова Р.Г.тарафыннан оештырылган “XXI гасыр сәламәт буын балалары” дигән темага дәрес –презентациядә катнаштылар. Укучыларда тәмәке, аракы, наркотиклар куллануга тискәре караш формалаштырылды.










