Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Юбилейлар белән, мәктәбем! 15.10.2012

Юлбат авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелүгә быел 80 ел, сигезьеллык (1989 елдан урта мәктәп) мәктәп ачылуга 30 ел.
Фотографиядә: 1982 елның 1 сентябрендә символик ачкыч тапшыру
-
12.10.2012

5 нче сыйныф укучылары белән технология дәресләрендә, ”Агач –табигый төзелеш материалы” исемле тема өйрәнгән вакытта, укучылар көче белән әшләнгән “Агач төрләре” күрсәтмәлек стенды бик урынлы кулланыла.Ул укучыларга агачларны танырга, һәр агачның үзенә генә хас үзенчәлекләрен белергә ярдәм итә.
-
Универсиадага әзерлек 10.10.2012

8 нче октябрьдан 10 нчы октябрьга кадәр районның барлык мәктәпләрендә “Команда 2013” Республика проектының мәктәп этабы үтте. Жюри тарафыннан Юлбат урта мәктәбенең презентациясе яхшы дип бәяләнде һәм алар район турында чыгыш ясаячак 10 мәктәп арасына керде.
-
БДИга әзерлек бара 08.10.2012

Юлбат урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары бик тырышып БДИга хәзерлек эшләре башладылар. Рус теле укытучысы Сафина Р.Г. һәм математика укытучысы Шакирҗанова Ф.Г.лар консультацияләрне вакытында һәм файдалы итеп уздыралар. Сайлап алу фәннәре буенча укучылар җәмгыять фәнен сайладылар. Укучыларга һәм укытучыларга уңышлар, яхшы нәтиҗәләр телибез.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2012

Хөрмәтле укытучылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген мәктәптә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Кеше нинди генә һөнәр иясе булса да, һәммәсенең тормыш юлында төп урынны укытучы били. Бәйрәм иртәсендә укучыларыбыз һәрбер укытучыны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укучыларның мөгаллимнәргә багышланган җырлары, дәртле биюләре, шигырьләре бәйрәмне ямьләндерде.
-
03.10.2012

1нче октябрь Халыкара өлкәннәр көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан, мәктәбебезгә төрле елларда хезмәт куйган ветеран укытучылар һәм техник хезмәткәрләр чакырылды.
Өлкәннәребез өчен мәктәп коллективы тарафыннан концерт номерлары әзерләнде. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунаклар бүгенге мәктәбебезнең матурлыгына сокландылар. Үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әлеге очрашу аларның күңелләрендә озак еллар сакланып калыр.
-
Өлкәннәр көне белән!
01.10.2012
1 октябрь – өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә өлкәннәрне котлау, кунакка чакыру максатыннан открыткалар таратылды. Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә әлеге чара 3 октябрь көнне уздырылачак.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, тормыш матурлыгы
Насыйп булсын Сезгә картлыкта.
-
Лесхозга экскурсия 29.09.2012

Без, Юлбат урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары, технология укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. җитәкчелегендә 28 сентябрь көнне Лесхозның агач эшкәртү комбинатында экскурсиядә булдык. Анда урман һәм агач эшкәртүчеләрнең һөнәрләре белән таныштык. Экскурсия файдаллы һәм күңелле узды.
-
Туй көнегез белән! 28.09.2012

Хөрмәтле яшь парлар Фәргать Тәлгатович - Диләрә Илгизовна!
Сезне чын күңелдән Юлбат урта мәктәбе коллективы исеменнән гомергә бер генә килүче иң матур бәйрәмегез – туй көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Гомер юлыгыз гүзәл гөлләр, матур эшләр белән бизәлсен. Ә Сез шул юлдан кулны – кулга, иңне-иңгә куеп мәңге бергә атлагыз! Сәламәтлек,татулык,сабырлык,тугрылык иң якын юлдашларыгыз булсыннар. Гаиләгез шат сабыйлар тавышына күмелсен һәм һичкайчан сүнмәсен. Әти-әниләрегезне, туганнарыгызны якын итеп, үз итеп яшәгез! Дусларыгыз тормышта таянырлык булсын.
-
27.09.2012

2 нче, 3 нче сыйныф укучылары “Көзге балл” бәйрәмен түземсезлек белән көтәләр. Әлеге бәйрәмгә җыр һәм шигырьләрен укучылар ятлап әзерләп куйдылар инде. Ә хәзер “Көзге яфраклар композициясе” дигән күргәзмәгә әзерләнәләр. Экскурсия вакытында җыеп кайткан төрле төстәге яфраклардан әзерләнгән эшләнмәләр әлеге күргәзмәгә менә дигән экспонат булачак.










