Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
VI Бөтенроссия съезды 13.08.2014

12нче август көнне Саба муниципаль районында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды узды. Анда Россиянең төрле регионнарыннан 350 делегат катнашты. Килгән кунаклар башта районыбызның мәгариф оешмаларында булып, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эшчәнлеге белән танышты, аннары биш мәйданчыкта оештырылган фикер алышуларда катнашты. Пленар өлеш Саба районы мәдәният йортында узды. Съезд кысаларында милли мәгариф үсеше мәсьәләләре, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион ысуллар, милли мәгарифне үстерү максатында хакимият һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара бәйләнеше турында фикерләшүләр булды. Соңыннан съезд кунаклары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендробакча, селекция үзәге һәм урманчылык музее белән таныштылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән мәдәни чарада катнаштылар.
-
Техник түгәрәктә
05.08.2014
5 августта "Кояшкай" лагеренда "Техник түгәрәк" сменасы башланып китә. Юлбат мәктәбенең техник түгәрәк шөгыленә йөргән иң актив укучылар ял итәчәк.
-
01.08.2014
Август аенда 6 укучы СХП "Юлбат" хуҗалыгында хезмәт куялар.
-
"Сәләт-Саба" лагерында шахмат ярышы 23.07.2014

Юлбат урта мәктәбе укучысы Кәримова Гүзәл Биләрдә оештырылган "Сәләт - Саба" лагерында үткәрелгән шахмат команда ярышында катнашты. Саба командасы I урынга лаек булды. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Җәйге хезмәт
01.07.2014
Юлбат урта мәктәбе укучылары 1 июньдән хезмәт мәшгульлеге аша эш белән тәэмин ителделәр. 1 бала балалар бакчасында,5 укучы СХП Юлбат хуҗалыгында хезмәт куячак.
-
Чыгарылыш кичәсе 2014
26.06.2014
25 июнь көнне 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре узды. Укучыларга мәктәп администрациясе тарафыннан аттестатлар тапшырылды. Сыйныф җитәкчеләре Кәримова Р.Р. укучыларга хәерле юллар теләде. Аларга, уку йортларына кереп, үзләре теләгән профессияләр алып, тормышларында үз урыннарын табуларын теләп калабыз!
-
Хуш, лагерь! 25.06.2014

25 июньдә, көндәгечә, балалар җыелгач, иртәнге линейка, З арядка үткәрелде. Балалар с аф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә аннары л агер ь ны ябу тантанасына әзерләнделәр. Иртәнге аштан соң Кече Сабантуй, л агерны ябу тантанасы, КОН церт программасы оештырылды. Бүген бераз гына моңсуырак та. Хуш лагерь! Киләсе җәйгә кадәр ...
-
Лагерьның 20 нче көне 24.06.2014

24 июнь көнен дә укучыларыбыз бик күңелле итеп үткәрде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, спорт мәйданчыгында күнегүләр дә эшләделәр. Ә иң кызыклысы күлгә барып балык тоту. Иң зур балык, иң күп балык тотучыларны да билгеләп үттеләр. Бүләкләрсез беркем калмады.
-
Лагерьның 19 нчы көне 23.06.2014

23 июньдә балалар иртәнге зарядкадан соң Сабантуйга әзерлек эшләре алып бардылар, аннары "Үз - үзеңне Тоту кул ьтурасы »- дигән темага әңгәмә, инструктаж үткәрелде Ә иң кызыклысы " Нарат" боз сараена сәяхәткә бару Саба районы буенча сәяхәт итү, укучыларыбызның иң яраткан шөгыльләре.
-
Лагерьның 18 нче көне 21.06.2014

21 июньдә сугыш башлану көнен билгеләп үтеп Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз турында видеоязмалар карадылар. Мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Түгәрәкләрдә эшчәнлекне дәвам итеп чәчәкләр ясадылар.Әлеге чәчәкләр сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган манументка салынды.Сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын,балалар күз яше түкмәсен иде дигән теләкләр белән кабат лагерьга юл алды балалар. Көн спорт уеннары белән тәмамланды.










