Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Чисталык дәресләре 06.09.2014

Бүген мәктәбебездә чисталык дәресләре узды. Шул уңайдан авылыбыз фельдшеры 1-4 сыйныфларда "Чисталык- сәламәтлек нигезе" дип аталган кызыклы әңгәмә уздырды. Әңгәмә кызыклы сораулар, табышмаклар белән үрелеп алып барылды.
-
Сәламәтлек дәресләре 05.09.2014

4-12 сентябрьдә мәктәпләрдә балаларга һәм яшүсмерләргә алкогольнең зыяны турында "Сәламәтлек дәресләре" үткәрелә. Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан тәрбия сәгатьләренә әзерлек эшләре алып барыла.
-
Хокук бозуларны кисәтү
04.09.2014
Мәктәбебездә хокук бозуларны булдырмау, кисәтү эше белән шөгыльләнүче отряд үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Отряд җыелышында гомуми еллык план төзелде һәм расланды.
-
Мәктәптә эвакуация 03.09.2014

Бүген мәктәбебездә “Балалар иминлеге айлыгы” кысаларында янгыннан саклану максатыннан “Внимание всем!”сигналы буенча эвакуация үткәрелде. Әлеге чарада барлык укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр катнашты.Эвакуация өчен сигнал Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба муниципаль районы бүлекчәсеннән килгән вәкил Габдрахманов Р.Р. тарафыннан бирелде. Әлеге иптәш мәктәп коллективының әзерлекле булуын билгеләп үтте.
-
Белем бәйрәме белән!
01.09.2014
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 - сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча уку
29.08.2014
Район үзәгендә 29 августта ТИН, физика, информатика, технология укытучыларының һәм ашханә җитәкчеләренең янгын куркынычлыгы буенча чираттагы укулары оештырылды.
-
Район август киңәшмәсе
22.08.2014
Бүген 22 августта август киңәшмәсенең пленар өлеше. Мәктәбебез укытучылары Хазиева А.Р., Гумерова Р.Т. педагогик эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Секция эшләре башланды
19.08.2014
19 август көнне район август киңәшмәсенең секция эшләре башланып китте. Бүген татар теле, инглиз теле, география укытучылары җыелышлары оештырылды.
-
Татарстан: инновацион төбәк үсеше 15.08.2014

15 августта Саба муниципаль районы Мәдәният йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы төгәлләнде. "Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына багышланган киңәшмә эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Юбилеең белән! 14.08.2014

Хөрмәтле Рузия Тимершаеховна!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа, ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине, чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып…










