Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Ш.Биктимеров истәлегенә 31.10.2014

Мәктәбебездә "Шәүкәт Биктимеров иҗатына бер караш" дип исемләнгән искә алу чарасы оештырылды.
-
V Республика Балалар Советы оешмалары форумы 30.10.2014

27 октябрьдан 31енә кадәр без - Юлбат урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә - педагог-оештыручы Гөлсинә Раяновна җитәкчелегендә V Республика Балалар Советы оешмалары форумында катнаштык. Биш көн дәвамында республиканың барлык районнарыннан килгән иң актив балалар төрле комитетларга (комитет “Здоровый образ жизни”, “Культуры”, "Социальной защиты и волонтерства", “СМИ”, “Образования”, ”Экология”) бүленеп, проектлар төзедек һәм аны иптәшләребез алдына якладык...
-
Әти-әниләр җыелышы 29.10.2014

Бүген, 29.10.14. көнне сәг.кичке 18.00 дә Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү чараларын көчәйтү турында” һәм "Наркотикларсыз тормыш" дигән тема кысаларында әти-әниләр җыелышы уза. Әлеге җыелышта барлык әти-әниләр, мәктәп коллективы, участок инспекторы, балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Романова А.Г. катнаша.
-
Тимурчылык эше 27.10.2014

Мәктәбебез укучылары тимурчылык эшен дә алып баралар, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребезгә булышалар һәм өлкән буынга үзләренең хөрмәтләрен күрсәтәләр.
-
Ата-аналар җыелышы
25.10.2014
Бүген 9, 11 сыйныф укучыларының ата-аналары өчен җыелыш оештырыла. Монда 2015 елгы ТДИ һәм БДИда булган үзгәрешләр ачыклана, ноябрьдә булачак эшләп карау тестларын оештыру тәртибе белән таныштырыла.
-
"Сәламәтлек-чисталык" 24.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш айлыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда бүгенге тәрбия сәгатьләре" Сәламәтлек-чисталык "дигән тема га багышланган иде. ФАП тарафыннан мәкаләләр тыңланды. Укучылар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар.
-
«Иң кадерлем- әнием!”
23.10.2014
«Иң кадерлем- әнием!” районкүләм шигырь бәйгесенең мәктәп туры тәмамланды. 5-8 сыйныф укучылары арасында үткән әлеге бәйге җиңүчеләренең “Иҗади җимешләре” Саба районы мәгариф идарәсенә юлланды.
-
Наркотикларсыз тормыш 21.10.2014

21 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы эчендә “ Без яшәүне сайлыйбыз” дигән темага рәсемнәр ясадылар. Укучылар матур, сәламәт яшәүнең никадәр күңелле, рәхәт икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара
20.10.2014
Мәктәбебездз 13 октябрьдан "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара. Шушы максатлардан чыгып боерык чыгарылды, айлык план төзелде. «Хочешь быть здоровым-будь: это правильный путь!» исем астында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Авыл фельдшеры чакырылды. Аның тарафыннан алып барылган лекция тыңланды.
-
Көзге бал 17.10.2014

17 октябрь көнне 8-11 класс укучыларының көзге бал бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә һәр сыйныф бердәм программа буенча, шул ук вакытта үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Һәр команда үзенең исемен кызыклы формада яклады, концерт номерлары, юмор өлеше укучыларның тапкырлыгын, бай фантазиягә ия булуын күрсәтте.










