Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Лагерьның 15 нче көне 18.06.2014

Бүген балалар Юлбат мәдәният йортына сәяхәткә бардылар. Анда мәдәният йорты җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Сәрия апалары төрле конкурслар оештырды. Ә мәктәп территориясенә кайткач "Зур уен"да хәзинәләр эзләү укучылар өчен дә тагын да мавыктыргычрак узды.
-
Лагерьның 14 нче көне 17.06.2014

Балалар җыелып, иртәнге линейка үткәргәннән соң, зарядка һәм түгәрәкләрдә эшчәнлек оештырылды. Галимҗанова Л.Г. тарафыннан бик кызыклы итеп "Көйне тап" уены уйнатылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнагач, "Сезнең хезмәт үзе батырлык” дигән тема буенча әңгәмә үтте. Балалар күтәренке кәеф белән лагерьдан таралыштылар.
-
Лагерьның 13 нче көне 16.06.2014

Лагерьда наркотиклар айлыгы планы нигезендә "Балалар наркотикларга каршы" фильмын карадылар һәм нәтиҗәләр ясадылар. Аннары оста куллар түгәрәгендә чәчәкләр ясау оештырылды. Икенче аштан соң Тенеки авылына сәяхәткә бардылар, мәчеттә һәм Илгизәр Харисов каберлекләрендә булдылар. Спорт уеннары да читтә калмады.
-
Лагерьның 12 нче көне 14.06.2014

14 июньдә лагерь көне математика фәне белән бәйләп үткәрелде, математик ребуслар чиштеләр, “Геннис – шоу” спорт уены уйнадылар, “Математик КВН” да катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнагач, көндәлек эшкә йомгак ясалды.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2014

Бүген дә лагерьда тыгыз эш көне балалар математик башваткычлар чишәргә дә, “Менә шундый кояш!” исемле рәсем ясаучылар конкурсында, “Математика илендә” уенында катнашырга да, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да өлгерделәр.
-
Лагерьның унынчы көне 12.06.2014

12 июнь көнендә һәр көнлек эшчәнлектән соң, укучыларга “Һәр җирдә, һәр кайда тәртипле бул!” - дигән әңгәмә үткәрелде, аннары Юлбат җирлеге буенча сәяхәт оештырылды. Йосыф-Алан авылына сәяхәт бигрәк тә кызыклы булды.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2014

11 июнь көнне балалар спортзалда башваткычлар чишкәннән соң, саф һавада спорт уеннары белән шөгыльләнеп алдылар. Ә аннары Европа илләре буйлап сәяхәткә киттеләр. Инглизчә белемнәрне ныгытып кроссвордлар чиштеләр. Көндәлек эшләргә нәтиҗәләр ясагач, укучылар өйләргә таралыштылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 10.06.2014

Балалар җыелып, иртәнге линейка үткәргәч, көндәгечә зарядка ясадылар. Инглиз телендә алып барылган “Исполнение желаний” чарасы укучыларның күңелләренә бигрәк тә хуш килде. Аннары “Табышмаклар иленә сәяхәт”кә дә барырга, У.Дисней мультфильм геройлары рәсемнәреннән күргәзмә дә оештырырга өлгерделәр. Көн күңелле узды.
-
Лагерьның җиденче көне 09.06.2014

Бүгенге көн отрядларда эшчәнлек (исем, җыр, девиз сайлау, отряд почмагы булдыру) белән башланып китте, аннары түгәрәкләрдә эшчәнлек
(вокал, оста куллар) белән дәвам итте. Икенче иртәнге аштан соң “Pole chudes” У.Дисней мультфильмнарын карау оештырылды. Ә саф һавада хәрәкәтле уеннар балаларның иң яраткан шөгыльләре.
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт десантының эше дәвам итә. Укучылар чәчәк, яшелчә түтәлләре дымлылыгын сакларга тырыша. Әлегә көннәр бик коры тора, шуңа бик күп су сибәргә туры килә. Ә кечерәк төркемнәр могҗизалар кыры “Растения вокруг нас” аша табигать турында белемнәрен тулыландырды. Укучыларыбызның теләкләрен истә тотып саф һавада уйнаганнан соң, компьютер уеннары да уйнап алдылар.










