Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Музей яңартыла 14.01.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Юлбат урта мәктәбе музее Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның Бүләкләү кәгазләрен архивлардан эзләп табу эше белән шөгыльләнә. 7 орден һәм 15 медаль белән бүләкләнгән гвардия подполковнигы Баһавиев Ислам һәм "Батырлык өчен" медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сафин Фатхулланың бүләкләү кәгазьләре табылды инде. Алга таба эзләнү эше дәвам итә.
-
Искечә яңа еллар белән , дуслар!
13.01.2015
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
"Дулкыннар" конкурсында җиңү
12.01.2015
Мансуров Райнур "Дулкыннар" конкурсында вокал номинациясенда I урын,рәсем номинациясенда III урынга лаек булды. Аны уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр теләп калабыз!
-
Чыршы бәйрәмендә
11.01.2015
11 январь көнне район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Юлбат мәктәбеннән Рәхимуллин Тәбрис,Мөбәрәҗанов Булат бәйрәмнең кунаклары булдылар. Укучыларыбызга бәйрәм бик ошады.
-
"Дулкыннар"конкурсында катнашабыз
10.01.2015
Бүген мәктәбебезнең 4,6,7 сыйныф укучылары район балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" конкурсында нәфис сүз номинациясендә чыгыш ясыйлар. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Сайлау фәннәреннән БДИгә әзерлек
09.01.2015
9, 11 январь көннәрендә 11 сыйныф укучыларыбыз сайлау фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карыйлар. Аларга укуларында уңышлар, белемнәре тирән булуын теләп калабыз.
-
Урман музеенда
08.01.2015
Бүген укучыларыбыз урман музеенда кунакта булдылар. Районыбызның иң мәртәбәле урыннарының берсе бит ул. Һәр укучы үз яшәү урыны тарихын белүе - бик мөһим тәрбияви чараларның берсе.
-
"Нарат" боз сараенда
07.01.2015
7 январь көнне 5,6,10 класс укучылары сыйныф житәкчеларе белән "Нарат" боз сараена бардылар. Укучыларыбызның һәр каникулда бик теләп конькида шуарга бара. Бүген дә бик матур тәэсирләр белән кайттылар.
-
Кыш көне бассейнга
06.01.2015
Укучыларыбыз каникулда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып алырга да өлгерәләр. Бүген Саба бассейнына экскурсиягә бардылар. Гадәттәгечә көр күңел, яхшы кәеф белән су коенып кайттылар.
-
Имтиханнарга әзерлек
05.01.2015
Кышкы каникуллар булса да укучыларыбыз өчен кызу эш көннәре. 9, 11 сыйныф укучылары 5, 6 январь көннәрендә математика һәм рус теленнән эшләп карау имтиханнары тапшыралар. Аларга зиһен һәм яхшы нәтиҗәләр теләп калабыз.










