Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Рөстәм Гайзуллин белән очрашу 15.11.2014

14 ноябрь көнне саба районы балалар иҗат үзәгендә 14 ноябрь көнне саба районы балалар иҗат үзәгендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия Театры артисты Рөстәм Гайзуллин белән очрашу булды. Бу очрашуга безнең мәктәптән өстәмә белем бирү педагогы Зилә Ильгизовна җитәкчелегендә театр түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Рөстәм Гайзуллин укучыларга театр дөньясы турында күп мәгълүмат бирде. Төрле образларга кереп, укучылар үзләренең актёрлык осталыкларын сынап карадылар, башка мәктәп укучылары белән аралаштылар, фикер алыштылар. Безнең мәктәп укучылары өчен бу очрашу аеруча кадерле булды, чөнки Рөстәм Гайзуллинның әнисе Юлбат авылы кызы. Без аңа иҗат уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез һәм алга таба да шундый очрашулар көтеп калабыз.
-
Саба дулкыннарында 14.11.2014

13 ноябрь көнне "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә "Мәктәпләр тормышы" чыгышында безнең мәктәп тапшыруы булды. Аны Рахимуллина Резеда белән Ганиев Ришат алып бардылар. Шулай ук тапшыруда Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә катнашты.Чыгышлар аралыгында Сәйфуллин Миңсур, Мансуров Райнур, Галләмова Алсу, Вәлиев Илгизәр, Рәхимуллина Резеда, мәктәбебезне тәмамлап чыккан Хаҗиев Айсаф җырлары яңгырады.
-
Уңышларың белән, Гүзәл!
12.11.2014
Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова 7-9 ноябрь көннәрендә Татарстан беренчелегенә үткәрелгән рус шашкасы буенча ярышларда катнашып, III урынга лаек булды. Гүзәл диплом, медаль һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Гүзәлне алга таба да зур ярышлар көтә. Ул 12-16 ноябрь көннәрендә Татарстан җыелма командасы составында Чиләбе шәһәрендә үткәреләчәк Бөтенроссия ярышларында катнашачак. Гүзәлгә зур уңышлар телибез!
-
Күңелле стартлар 11.11.2014

Бүген мәктәбебездә "Күңелле старт" бәйгесе үткүрелде. Бу бәйгедә 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары көч сынаштыБу ярыш укучыларны физик яктан чыныктыруга, физкультурага һәм спортка мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән иде.
-
Авыл тарихы китапта саклана 10.11.2014

Юлбат авылы хакындагы мәгълүматлар гасырлар сәламе булып әйләнеп кайтты: шушы елның октябрь ахырында "Юлбатым-Ямбулатым" китабы басылып чыкты. Автор Сафин Илдар Фатхулла улы аны үз төбәге авыллары кешеләре белән әңгәмәләр корып, мәктәп музеенда укучылары белән үзе туплаган материаллардан файдаланып, архивларда эзләнеп, күп чыганакларны өйрәнеп язган. Китапта шулай ук Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авыллары тарихыннан кайбер сәхифәләр бирелгән.
-
Көзге каникуллар тәмам
08.11.2014
Каникул көннәрендә сәләтле укучылар белән эш тә оешкан рәвештә оештырылды. Бүген инглиз теле, математика, информатика фәннәреннән шөгыльләнделәр. Сайлау фәннәреннән һәм рус теленнән имтиханнарга әзерлек тә алып барылды. Драма түгәрәге дә эшләде. "Сабантуй" комплексына экскурсиягә баралар. Шуның белән кызыклы көзге каникуллар тәмамлана. 2 нче чиректә укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Спорт ярышларында
07.11.2014
7 ноябрь көнне укучыларыбыз Балалар иҗат үзәгендә "Быстрее, выше, сильнее" интеллектуаль-спорт уенында, 2-5 сыйныф укучылары Шәмәрдәннең яшьлек спорт үзгендә шахмат ярышында катнашып кайттылар
-
"Сәләхият-Дарование"
05.11.2014
Гайфуллина Альбина,Каюмова Ясминә җитәкчеләре Галимуллина Д.Г., Абдуллина З.И. белән "Сәләхият-Дарование" конкурсына киттеләр. Аларга уңышлар телик.
-
Көзге каникулларда
05.11.2014
Көзге каникулларда укучыларыбыз мәктәптә - консультацияләрдә, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.
Ә 6-8кл укучылары сыйныф җитәкчеләре белән "Нарат" боз сараена экскурсиягә баралар. -
Көзге каникулда эшчәнлек
01.11.2014
Укуның беренче чиреге дә тәмамланды. Укучылар көзге каникулга таралышалар. Ләкин каникул көннәрендә дә мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормас, чөнки көзге каникул планы нигезендә һәр көнне консультацияләр үткәреләчәк, түгәрәкләр дә үз вакытында эшчәнлеген дәвам итәчәкләр. Каникул көннәрендә район күләмендә үткәрелгән чараларда катнашачаклар. 11 нче сыйныф укучылары 6 нчы ноябрь көнне рус теленнән, 7 ноябрь көнне математикадан белемнәрен сынап карыйлар. Аларга зур уңышлар телик.










