Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Укытучылар спартакиадасы
18.09.2014
Укытучыларның җәйге спартакиадасында пневматик мылтыктан ату буенча 2 нче урынны алган ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Рафис Раифовичны, 100 м га йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә 2 нче урынны алган математика укытучысы Давлетшин Нияз Ильгизовичны һәм йөгереп килеп биеклеккә сикерүдә 3 нче урынны алган башлангыч сыйныф укытучысы Сергеев Дмитрий Юрьевичны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Подготовка к ГТО 17.09.2014

С целью подготовки учащихся и учителей выполнению нормативам ГТО в Юлбатской средней школе провели следующие мероприятия: классный час: На тему: «История возникновения ГТО», подвижные игры на свежем воздухе, ориентировка по местности, беседы по нормативам ГТО.
-
Казанда ярминкәдә 16.09.2014

14 сентябрь көнне Саба районы мәктәпләре Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәләрдә катнашты. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияләрне бик теләп алды һәм канәгать калды.Алга таба да мондый ярминкәләр оештыруны сорап калдылар.
-
Варислар туган көне 16.09.2014

15 нче сентябрь – Татарстан варислары туган көне уңаеннан мәктәбебезнең “Шатлык” балалар оешмасы җыены узды. 2 нче, 5 нче сыйныф укучылары тантаналы төстә эзтабарга һәм вариска кабул ителде. Алар иптәшләре каршында ант итеп, киләчәктә лаеклы алмаш булырга вәгъдә бирделәр. Бәйрәм күңелле уеннар, матур җырлар белән үрелеп барды.
-
Шахмат чемпионаты 15.09.2014

13 нче сентябрь Саба муниципаль районы Шәмәрдән бистәсендә 16 яшьтән зуррак шахматчылар арасында шәхси һәм команда беренчелегенә район чемпионаты булып узды. Әлеге ярышта районыбызның алдынгы шахматчылары катнашты. Шул ярышта Юлбат урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова беренче урынга лаек булды. Уңышларың белән, Гүзәл!
-
Мәктәп бакчасында өмә 13.09.2014

12 нче сентябрь көнне , мәктәп бакчасында бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Өмәдә һәр укучы һәм мәктәп коллективы теләп катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 12.09.2014

12 сентябрь көнне мәктәбебездә 9 ннчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы узды Анда 9 нчы сыйныфлар алдында торучы зур сынау - йомгаклау аттестациясе турында сөйләшү. булды. Сыйныф җитәкчесенең кереш чыгышыннан соң, балалар алдында торучы җаваплы экзаменнар турында Раушания Хәнәфиновна сөйләде. Фән укытучылары Рәмзия Габделбәровна, Нияз Илгизович шулай ук ныклы әзерлек кирәк булуы, әти-әниләрнең дә балаларга ярдәм итүләрен, һәрвакыт элемтәдә торырга кирәклеген әйттеләр. Мәктәп директоры Фәргать Тәлгатович алга таба бала нинди юнәлештә китергә теләвен хәзердән үк билгеләп, шул юнәлештә эзлекле эш алып барырга кирәклеген аңлатты. 9 сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы эшлекле һәм файдалы узды.
-
Ялкын журналына чакыру
11.09.2014
10 сентябрь көнне X сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, “Ялкын” журналы чакыруы буенча, Казанга очрашуга барды. Шахмат-шашка уеннарындагы уңышлары, бу уңышка ирешү юллары турында ул “Тәртип FM” радиосына интервью биргән. Шушы көннәрдә аның чыгышын тыңлау мөмкин булачак. Булдыклыны кайда да күрәләр. Афәрин, Гүзәл, алга таба да уңышлар телибез!
-
Финанс белемнәре көне
10.09.2014
Уку йортларында “Финанс белемнәре көне” Бөтенроссия акциясе үтте. Аның максаты укучыларда шәхси финанслар белән идарә итү һәм күнекмәләр формалаштыру. Мәктәбебез укучылары да ООО СХП Юлбат экономисты Каримова Р.С белән очрашып файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Мәктәп эшчәнлеге
08.09.2014
Мәктәбебездә уку белән беррәттән, класстан тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлек максатыннан консультацияләрне башлап җибәрделәр. Ә башка сыйныфларда олимпиадаларга әзерлек башланды. Шулай ук авыр үзләштерүче укучылар белән дә индивидуаль эш алып барыла.
Мәктәптә быелгы уку елында 6 түгәрәк эшли. Укучылар аеруча робототехника түгәрәге белән кызыксыналар. Бу көннәрдә алар 20 сентябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк ярышларга әзерләнәләр.










